Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Өлкәннәр көне уңаеннан Азнакайда айлык игълан ителә

Район һәм шәһәр эшчәнлегенә багышланган атналык киңәшмәнең чираттагысын район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов алып барды. Гадәттәгечә, киңәшмә юбилярларны, хезмәттә уңышларга ирешкән райондашларыбызны бүләкләү белән башланды. РФ Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлек җитәкчесе Илдар Шакиров чыгышыннан күренгәнчә, узган атнада эчке эшләр бүлегенә 129 хәбәр алынган, район буенча алты җинаять...

Район һәм шәһәр эшчәнлегенә багышланган атналык киңәшмәнең чираттагысын район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов алып барды.

Гадәттәгечә, киңәшмә юбилярларны, хезмәттә уңышларга ирешкән райондашларыбызны бүләкләү белән башланды. РФ Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлек җитәкчесе Илдар Шакиров чыгышыннан күренгәнчә, узган атнада эчке эшләр бүлегенә 129 хәбәр алынган, район буенча алты җинаять кылынган.

Аларның барысы да чит кеше милкенә кул сузу белән бәйле. 1 сентябрьдән штрафлар күләме шактый артты, ләкин спиртлы эчемлекләр кулланган килеш руль артына утыручылар саны аңа карап кына кимемәгән. Балаларны транспортта махсус креслосыз йөртүчеләр дә күп, ЮХИДИ инспекторлары тарафыннан андый шоферларга карата 11 беркетмә төзелгән.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Миргасим Усманов көзге кыр эшләре турында хисап тотты. Бүгенге көндә 18 мең гектарда көзге чәчү бара, халыкка печән, бодай өләшенгән.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов җылыту сезонына әзерлек хакында сөйләде. Аның урынбасары Дамир Гыйләҗев узган һәм алда торган чараларга тукталды.

Өлкәннәр көне уңаеннан 25 сентябрьдән 25 октябрьгә кадәр районда айлык игълан ителә. Бүген районда 14 мең өлкән яшьтәге кеше яши.

- Бер генә ветеран да игътибардан читтә калмаска тиеш, - дип билгеләп үтте Дамир Гыйләҗев.

Киңәшмәнең йомгаклау өлешендә шәһәр урамнарында чисталык, чүп үләннәрне чабу, юлларны төзекләндерү кебек мәсьәләләр дә күтәрелде һәм агымдагы атнага бурычлар билгеләнде, җитәкчеләр адресына тиешле күрсәтмәләр бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Өлкәннәр көне уңаеннан Азнакайда айлык игълан ителә