Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Өлкән сержант үткән эзләр

Владимировка кызы Валентина Бөгелмә медучилищесын тәмамлап ике ел Нурлат участок сырхауханәсендә эшли. Шул вакытта Бөек Ватан сугышы башлана. Аларның полкы Бөгелмәдә оешып, тиздән яу кырына озаталар. Волоколамск янәшәсендәге тәүге тапкыр катнашкан сугыш вакыйгалары әле дә күз алдында тора. Яралыларны авыл өйләренә таратып, шунда ук беренче ярдәм күрсәтәләр, хуҗалык корылмаларын операция...

Владимировка кызы Валентина Бөгелмә медучилищесын тәмамлап ике ел Нурлат участок сырхауханәсендә эшли. Шул вакытта Бөек Ватан сугышы башлана. Аларның полкы Бөгелмәдә оешып, тиздән яу кырына озаталар. Волоколамск янәшәсендәге тәүге тапкыр катнашкан сугыш вакыйгалары әле дә күз алдында тора. Яралыларны авыл өйләренә таратып, шунда ук беренче ярдәм күрсәтәләр, хуҗалык корылмаларын операция ясау өчен җайлаштыралар. Аннан инде Валентина медик-санитар батальонына күчерелә. Медподразделение фронт янәшәсендә, нибары 8-10 чакрым арада. Палаталарның берләрендә операция ясау урыны, икенчеләрендә яралылар ята. Җиңелчә яраланганнар барсы да шунда, ә инде хәле авырларны тылга озаталар. Шәфкать туташлары, табиблар үзләре кирәк булган саен яралыларга кан бирә. Тәүлек буе аяк өсте. Операцияләр вакытында 6-8әр сәгать буена эфирлы наркоз бирергә кирәк, кайчак берьюлы берничә өстәл арасында йөгереп йөрергә туры килә. Шулай итеп, 3нче Белоруссия фронтында озын-озак тоелган 4 ел үтеп китә. Медицина хезмәтенең өлкән сержанты Валентина Чиркова Украина, Белоруссия, Польша җирләрен фашистлардан азат итүдә катнаша. Җиңүне ул Берлиннан ерак түгел Лаубен шәһәрендә каршылый.
Инде залплар тынса да, кайтыр юл ерак була. 1946 елны ул Көнбатыш Украина госпитальләрендә эшләп үткәрә, бу вакытта совет солдатлары бендеровчы бандалар белән көрәшә.
Валентина Алексеевна туган якларына 1947 елда гына кайта. Фронттан кайткач, Микулино, Павловск фельдшер-акушерлык пунктларында фельдшер булып эшли. Аннан соң Актүбә сырхауханәсенең стоматология бүлегенә күчә. Лаеклы ялга да шуннан китә.
-Ул чакта бу сугыш соңгысы булыр, фашизм афәте янәдән баш калкытмас, дип уйлаган идек, - ди хәзер Украинада барган вакыйгаларга җаны сыкраган ветеран. - Бер милләт кешеләре сугышып ята...
Валентина Чиркованың күкрәген Кызыл Йолдыз, II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, "Хәрби батырлыклар өчен", "Мәскәүне саклаган өчен", "Кенигсбергны азат иткән өчен", "Белоруссияне азат иткән өчен" һәм күпсанлы юбилей медальләре бизи.
Күптән түгел Валентина Алексеевна 93 яшен билгеләп үтте. Аны тәбрикләргә Актүбә бистәсе җитәкчеләре, мәктәп укучылары, амбулатория хезмәткәрләре килде.
Галина Шеркунова,
Актүбә бистәсе ветераннар советы әгъзасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Өлкән сержант үткән эзләр