Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Өлкән кешегә бер җылы сүз дә җитә

Бәла агач башыннан түгел, кеше башыннан йөри, дип юкка гына әйтмиләр икән. Һич көтмәгәндә сәламәтлегем бик нык какшап китте. Кан басымым кисәк күтәрелеп, район үзәк сырхауханәсенең йөрәк авырулары бүлегенә эләктем. Вакытында тиешле медицина ярдәме күрсәтелеп кенә исән калдым. Мәкерле үлемнән йолып калган шәфкать ияләренә нинди генә рәхмәтләр әйтсәм дә аз...

Бәла агач башыннан түгел, кеше башыннан йөри, дип юкка гына әйтмиләр икән. Һич көтмәгәндә сәламәтлегем бик нык какшап китте. Кан басымым кисәк күтәрелеп, район үзәк сырхауханәсенең йөрәк авырулары бүлегенә эләктем. Вакытында тиешле медицина ярдәме күрсәтелеп кенә исән калдым. Мәкерле үлемнән йолып калган шәфкать ияләренә нинди генә рәхмәтләр әйтсәм дә аз булыр кебек. Инде хәлем әйбәтләнеп кенә килгәндә күзләрем белән җәфа чигә башладым. Берсе гел үк капланып, күрмәс булдым. Яшәүнең мәгънәсе калмады, өметсезлеккә бирелдем. Авыр сугыш елларында ятим калып, ачлы-туклы, көчкә җан асрап үскән, яхшы гына яшәп ятканда тормыш иптәшемне, газиз баламны җир куенына иңдергән, 3 баламны кеше итим дип өчәр эштә алны-ялны белми хезмәт куйган кешегә инде бу газаплар артык та булгандыр, тик нихәл итәсең, язмыштан узмыш юк шул. Шөкер,бу юлы да табиблар миңа якты дөньяны күрү бәхетен кайтарды. Сүнгән өметләр кабаттан яңарды, яшәү дәрте үсте. Якыннарым, туганнарым, күршеләремнең дә җан җылысын тою мине шулай тиз савыктыргандыр. Авылның ак халатлы шәфкать ияләре дә гел янымда булды, хәлемне белешеп кенә тордылар.

Әнә шулай олыгайган саен бер җылы сүз, ягымлы карашка да мохтаҗ буласың икән ул, башкаларның игътибарлылыгы, кайгыртуы күңелләрне рәхмәт хисләре белән тутыра. Сәламәт булганда гына дөньяның рәхәтен, мәгънәсен тоясың шул. Барыбызга да исән-сау булырга язсын!

Мәүҗидә Садретдинова,

хезмәт ветераны, почетлы кан бирүче, Сарлы авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Өлкән кешегә бер җылы сүз дә җитә