Лениногорск шәһәрендә грек-рим көрәше буенча Советлар Союзы Герое И.Заварыкин истәлегенә багышланган ХХХII Республика турниры узды
5-6 декабрь көннәрендә Лениногорск шәһәрендә грек-рим көрәше буенча Советлар Союзы Герое И.Заварыкин истәлегенә багышланган ХХХII Республика турниры узды, 9 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге яшь спортчылар, өч төркемгә бүленеп, көч сынаштылар. Анда Азнакайның "Юбилейный" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбеннән тренер-остаз Илшат Муллаянов укучылары да катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча үз авырлыкларында көч сынашкан...
5-6 декабрь көннәрендә Лениногорск шәһәрендә грек-рим көрәше буенча Советлар Союзы Герое И.Заварыкин истәлегенә багышланган ХХХII Республика турниры узды, 9 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге яшь спортчылар, өч төркемгә бүленеп, көч сынаштылар.
Анда Азнакайның "Юбилейный" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбеннән тренер-остаз Илшат Муллаянов укучылары да катнашты.
Ярыш нәтиҗәләре буенча үз авырлыкларында көч сынашкан Антон Ерхов - 1 нче, Айнур Абдуллин - 2 нче, Марат Аптикаев белән Ренат Абдуллин 3 нче урынны яулады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев