Лениногорск-Азнакай юлында “ОКА” әйләнгән
Бу елның беренче июленнән исерек машина йөртүчеләргә карата җәза төрләре дә катгыйланды. Әмма исерекне зур суммаларда штрафлар да, төрмә дә куркытмый. Юкка гына халык телендә "Исереккә диңгез тубыктан" димиләр шул. Монда инде спиртлы эчемлек кулланучы белән "яшел елан" үзе хакимлек итә башлый. Әле шушы көннәрдә генә булган һәлакәт тә шул...
Бу елның беренче июленнән исерек машина йөртүчеләргә карата җәза төрләре дә катгыйланды. Әмма исерекне зур суммаларда штрафлар да, төрмә дә куркытмый. Юкка гына халык телендә "Исереккә диңгез тубыктан" димиләр шул. Монда инде спиртлы эчемлек кулланучы белән "яшел елан" үзе хакимлек итә башлый. Әле шушы көннәрдә генә булган һәлакәт тә шул хакта сөйли. Башында акылы булган аек кеше "Ока" машинасына бер төркем кызмача балигъ булмаган яшүсмер утыртып юлга чыкмас иде. Дүшәмбе көнне Лениногорск-Азнакай юлында була бу хәл. Исерек машина йөртүче тизлекне арттырып, руль белән идарә итү мөмкинлеген югалта һәм машина кюветка ава. Юл һәлакәтендә машина йөртүче һәм ике балигъ булмаган пассажир төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре ала. Шунысын да искәртергә кирәк төнге унберенче яртыга кадәр кайдадыр йөргән үсмерләрнең әти-әниләре кая караган икән?
Гомумән алганда, районыбызда юл-транспорт вакыйгаларының артуы зур борчуга сала. Бу елда гына юл һәлакәтләрендә 8 кеше вафат булды, 40 кеше төрле җәрәхәтләр алды. Һәлакәтләрнең 45 проценты исерек машина йөртүчеләр гаебе белән. Калганнары тизлек режимын бозу, каршы як полосага чыгу һәм җәяүлеләрнең юл кагыйдәләрен сакламавы аркасында. Үзебез һәм якыннарыбыз, юлда йөрүчеләрнең иминлеге хакында исерек килеш руль артына утырганда түгел, ә бәлки спиртлы эчемлекне кулга алганчыга кадәр уйласак иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев