Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ленинград блокадасын өзүдә катнашкан азнакайлыларның нибары өчесе исән

900 көн һәм төнгә сузылган блокада вакытында дошман шәһәргә 150 мең снаряд, 102 мең яндыргыч бомба һәм 5 мең чамасы фугас - зур җимергеч көчкә ия бомба ташлый. Блокада чорында шәһәр 1 млн чамасы югалтуларга дучар була, күп кеше ачтан үлә. Халык ополчениесе һәм регуляр гаскәрләр, шәһәрнең оборона комитеты җитәкчелегендә,...

900 көн һәм төнгә сузылган блокада вакытында дошман шәһәргә 150 мең снаряд, 102 мең яндыргыч бомба һәм 5 мең чамасы фугас - зур җимергеч көчкә ия бомба ташлый. Блокада чорында шәһәр 1 млн чамасы югалтуларга дучар була, күп кеше ачтан үлә. Халык ополчениесе һәм регуляр гаскәрләр, шәһәрнең оборона комитеты җитәкчелегендә, дошманга каршы оешкан төстә көрәшә. 1941 елның 22 ноябрендә Ладога күле бозы аша Ленинградка ярдәм килә. Боз өстеннән үткән әлеге юл «Тормыш юлы» дип атала.

Районыбыздан да Ленинград блокадасында бик күп кеше катнашкан, күпләре яу кырында ятып калган. Изге җиребезне илбасарлардан саклап калган, аның иминлеге өчен гомерләрен дә кызганмаган каһарманнар рухлары алдында хөрмәт белән баш иябез, күңелләрдә истәлекләрен яңартабыз. Сугыштан исән-имин кайтып, районны үстерүдә үз өлешен керткән ветераннарыбызның да арабызда инде күбесе юк. Ленинград өчен барган сугышларда катнашканнарның бүгенге көндә нибары өчесе исән. Алар: Вагыйз Әминов, Шамил Усманов, Хәбибулла Хәмидуллин. Фашизмга каршы көрәштә үзен аямаган, илебезгә азатлык яулаган ветераннарыбызга хөрмәт һәм дан! Азнакай шәһәрендә яшәүче Римма Усманова шулай ук бу шанлы көннәрнең шаһиты булган, аның балачак хәтерендә блокаданың һәр көне, һәр мизгеле сеңеп калган.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ленинград блокадасын өзүдә катнашкан азнакайлыларның нибары өчесе исән