Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

   Үлемгә илткән юл

Башкалар белән күрешкән-хушлашканда без бер-берләребезгә исәнлек-саулык телибез.

Чөнки сәламәтлек-бәхетле һәм имин яшәүнең төп шарты. Сәламәт булганда гына без актив тормыш алып барабыз. Ә инде наркомания, эчүчелек кебек яман гадәтләр моңа олы киртә һәм без бу хакта балаларыбызга һәрдаим аңлатып торырыга бурычлы. Тагын да мөһиме-аларның үзләрен дә аңларга тырышу, ихлас мөнәсәбәтләр урнаштыру.

Наркотиклар нәрсәсе белән куркыныч соң? Аның ятьмәсенә эләккәннәрне дәвалау белән шөгыльләнгән табиблар фикеренә колак салу файдалы булыр. Уйланыйк, җәмәгать.

Иң беренчесе-кеше аны куллана башлау белән психик, физик кабалага эләгә. Син инде үз-үзең була алмыйсың, синең белән наркотик идарә итә. Алай гына да түгел, эчке органнарыңа зыян килеп, сәламәтлегең җимерелә башлый. Чөнки наркотиклар иммунитетны какшата. Алар кан тамыры аша кертелгәндә вируслы В, С, Д гепатитлары, шулай ук ВИЧ-инфекция йоктыру куркынычы туа. Бәйлелеккә эләккән наркоманның гомере 5-7 елдан өзелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев