Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Латыйпова Зилә Хәниф кызының гомер бәйрәме – 55 яшьлек юбилее

Чалпы авылында туып-үскән, хәзерге көндә Азнакайда яшәүче кодагыебыз Латыйпова Зилә Хәниф кызының гомер бәйрәме - 55 яшьлек юбилее. Сине ихлас күңелдән юбилеең белән котлыйбыз, гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын юллыйбыз. Якты ал таңнар, зәңгәр күкләр синең күңелеңне һәрчак яктыртсын, балкытып торсын. Таң җилләренең назлысы, җан тынычлыгы, яхшы күтәренке кәеф...

Чалпы авылында туып-үскән, хәзерге көндә Азнакайда яшәүче кодагыебыз Латыйпова Зилә Хәниф кызының гомер бәйрәме - 55 яшьлек юбилее.
Сине ихлас күңелдән юбилеең белән котлыйбыз, гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын юллыйбыз. Якты ал таңнар, зәңгәр күкләр синең күңелеңне һәрчак яктыртсын, балкытып торсын. Таң җилләренең назлысы, җан тынычлыгы, яхшы күтәренке кәеф юлдаш булсын сиңа. Кодагыебыз үзе уңган, бик тырыш, кунакчыл, ярдәмчел, кайчак килсәк тә йөзе кояш кебек балкып тора. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып кал.
Шулай ук кодабыз Габдерәшит улы Рифнең дә 10 апрельдә туган көне. Кодабыз да бик уңган, булган, тырыш, бик ачык кеше. Оныгыбыз өчен үлеп тора. Ныклы сәламәтлек, бәхетле тигез гомер, балалар, оныклар шатлыгын күреп яшәргә язсын. Киләчәктә дә шулай кода-кодагыйлар булып, бергә-бергә тату яшәргә насыйп итсен.
Бу гомерләр, искән җилләр кебек,
Сизелмичә узып китәләр.
Гомер юлларына бәхет теләп,
Гел елмайсын якты иртәләр.
Йөрәкләрдән чыккан назлы сүзләр,
Күңелләрдә булган саф хисләр.
Озын гомер, матур, тыныч тормыш
Безнең сезгә әйтер теләкләр.
Иң изге теләкләр белән: кода-кодагыйларыгыз. Бу теләкләргә балалар, Хафизовлар, Хәкимҗановлар гаиләләре дә кушыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Латыйпова Зилә Хәниф кызының гомер бәйрәме – 55 яшьлек юбилее