Хөрмәтле хезмәттәшебез, якташыбыз, тутыкмас каләм иясе, танылган журналист, прозаик, шагыйрә Резеда Шәрипова бу көннәрдә үзенең гомер бәйрәме – юбилеен билгеләп узды.
Аның иҗатын сезгә тәкъдим итәбез, рәхим итеп укыгыз һәм тыңлагыз!
Кышкы этюд
Бәс сарган каен кызларын,
Чыршылар көмеш чукта,
Сибелгән энҗе-мәрҗәннәр –
Җир өсте тоташ утта.
Чагыла күз яктылыктан,
Сөенеч куна җанга.
Күпме аклык, сафлык, паклык
Сыйган гап-гади карга.
Нет комментариев