Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

“Кызыл әтәч” килеп керсә, бар да онытыла.

Узган җомгада кичкә табан шәһәрнең Солтангалиев урамында урнашкан радио товарлары кибете складында ут чыга. Янгын сүндерүчеләрнең төгәл һәм оператив эш итүе нәтиҗәсендә утның тирә-юньгә таралуына юл куелмый, ул тиз арада сүндерелә. Мондый очракларда каушап калуың да, хәтта нинди номерга шалтыратырга кирәклеген онытып җибәрүең дә бик ихтимал. Бу очракта да шундыйрак...

Узган җомгада кичкә табан шәһәрнең Солтангалиев урамында урнашкан радио товарлары кибете складында ут чыга. Янгын сүндерүчеләрнең төгәл һәм оператив эш итүе нәтиҗәсендә утның тирә-юньгә таралуына юл куелмый, ул тиз арада сүндерелә. Мондый очракларда каушап калуың да, хәтта нинди номерга шалтыратырга кирәклеген онытып җибәрүең дә бик ихтимал. Бу очракта да шундыйрак хәл була. "Һәркемнең иминлеге үз кулында. Хезмәткәрләр ут сүндергечләрдән файдалану тәртибен белеп торырга тиешләр. Моның өчен оешма-предприятиеләр һәм башка эш урыннарында махсус уку, өйрәнүләр оештырга кирәк. Ә янгын чыккан очракта кайда, нинди телефоннарга шалтыратырга кирәклеге турында күренә торган урыннарда махсус табличкалар эленүе мәҗбүри", - дип кисәтәләр янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре. Ут чыккан очракта - 01, кәрәзле телефоннан - 101 һәм 102 (экстрен чакыру) номерына шалтыратырга кирәклеген онытмыйк !

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Кызыл әтәч” килеп керсә, бар да онытыла.