Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

"Кызыл әтәч" гайрәтләнә

Соңгы вакытта районда янгын чыгу очракларының артуы шул хакта сөйли. Быел гына да шундый 41 очрак теркәлгән. Көннәр салкынайткан саен ул тагы да гайрәтләнә бара. Мәсәлән, узган ай ахырында гына Урсай авылындагы шәхси йортта янгын чыгып, торак йортка зур зыян салган иде. Декабрь ае башында Әсәй авылында янә ут чыгып,...

Соңгы вакытта районда янгын чыгу очракларының артуы шул хакта сөйли. Быел гына да шундый 41 очрак теркәлгән. Көннәр салкынайткан саен ул тагы да гайрәтләнә бара. Мәсәлән, узган ай ахырында гына Урсай авылындагы шәхси йортта янгын чыгып, торак йортка зур зыян салган иде. Декабрь ае башында Әсәй авылында янә ут чыгып, шәхси хуҗалыкта сарай янды.

Янгын чыгуга күп очракта кешеләрнең игътибарсызлыгы һәм битарафлыгы сәбәп була. "Бурдан кала, уттан калмый", - диләр бит. Мондый бәла-казага тарымас өчен янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен катгый сакларга, бигрәк тә балаларны күздән ычкындырмаска кирәк. Әле күптән түгел генә Минзәлә шәһәрендә булган вакыйга һәммәбезгә дә сабак булып торса иде. Әниләре ике һәм дүрт яшьлек улларын бикләп, өлкән кызы артыннан мәктәпкә китә. Шаян малай шырпы табып, аның белән кәнәфидә уйный башлый. Ут кабынып китүгә, алар йөгереп өй алдына чыгалар, әмма ишек тыштан бикле була. Бәхеткә, сабыйларның гомерен янгын сүндерүчеләр саклап кала. Юкса, башкача да булырга мөмкин иде. Балаларыгызга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен аңлатыгыз, электр җиһазлары, мич, газ плитәсеннән файдаланырга рөхсәт итмәгез, шырпы, тиз кабынып китүчән әйберләрне алар кулы җитмәслек урынга җыеп куегыз! Кечкенә балаларны беркайчан да үзләрен генә калдырмагыз!

Равил ХӨСӘЕНОВ,

Азнакай районы янгын күзәтчелеге бүлеге баш белгече

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Кызыл әтәч" гайрәтләнә