Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кыю радист кыз

Районыбызда барыбыз да яраткан спектакль герое Әлмәндәр карт яшенә җитүчеләр шактый. Гыйльменур апа Җәләева да Ватан сакчылары көне алдыннан үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Буралы авылында туган, хезмәт юлын дәүләт иминиятләштерү системасында бухгалтер булып башлаган Гыйльменур Хисаметдин кызы 1942 елдан 1945 елга кадәр дәһшәтле сугыш юлларын уза. Кыю радист...

Районыбызда барыбыз да яраткан спектакль герое Әлмәндәр карт яшенә җитүчеләр шактый. Гыйльменур апа Җәләева да Ватан сакчылары көне алдыннан үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Буралы авылында туган, хезмәт юлын дәүләт иминиятләштерү системасында бухгалтер булып башлаган Гыйльменур Хисаметдин кызы 1942 елдан 1945 елга кадәр дәһшәтле сугыш юлларын уза. Кыю радист кыз Брянск шәһәрен, Украина, Румыния, Чехословакия, Болгарияне илбасарлардан азат итүдә катнаша. Җиңүне Прага шәһәрендә каршы ала. Фронттагы батырлыклары өчен батарея командирының рәхмәте, медальләр, икенче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.
Сугыштан соң туган авылында авыл Советы рәисе, авылларны реконструкцияләгәч, Чубар Абдул авыл Советында секретарь булып эшли. 4 тапкыр район Советы һәм 2 тапкыр авыл Советы депутаты булып сайлана. Тырыш хезмәте өчен күп кенә бүләкләргә ия була.
Юбилярны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев тәбрикләде һәм РФ Президенты, Азнакай муниципаль район башлыгы котлауларын җиткерде. Шулай ук социаль яклау идарәсе, хәрби комиссариат, "Росгосстрах-Татарстан" ҖЧҖ Азнакай филиалыннан да җылы теләкләр һәм бүләкләр тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кыю радист кыз