Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кыскача

18 октябрдә "Бердәм Россия" партиясе рәисе Дмитрий Медведевның ТР да региональ җәмәгатьчелек кабул итү бүлеге җитәкчесе, партиянең региональ сәяси советы секретаре урынбасары, ТР Дәүләт Советы комитеты рәисе урынбасары Василий Логинов эш визиты белән Азнакай муниципаль районында булды. Көн дәвамында ул партиянең Чемодур авылы башлангыч бүлекчәсе җыелышында, Азнакай муниципаль районы башкарма...

18 октябрдә "Бердәм Россия" партиясе рәисе Дмитрий Медведевның ТР да региональ җәмәгатьчелек кабул итү бүлеге җитәкчесе, партиянең региональ сәяси советы секретаре урынбасары, ТР Дәүләт Советы комитеты рәисе урынбасары Василий Логинов эш визиты белән Азнакай муниципаль районында булды.
Көн дәвамында ул партиянең Чемодур авылы башлангыч бүлекчәсе җыелышында, Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Марсель Шәйдуллин белән берлектә шәһәр һәм район Мәдәният йортында Азнакай мәктәпләренең XI сыйныф укучылары өчен уздырылган ТР Конституциясенең 20 еллыгына багышланган дәрестә катнашты, партиянең шәһәр бүлегендә ТР Дәүләт Советы депутаты Рәзиф Галимов белән берлектә гражданнарны кабул итте.

***

Азнакай муниципаль районы җитәкчелегенең кварталларда халык белән очрашып, аларның проблемаларын якыннан өйрәнүе матур традициягә әверелде. Чираттагы шундый "күзгә-күз" очрашу Нефтьчеләр урамының 20нче йорты янында узды.

***

Быел октябрьнең һәр атна азагы Актүбәдә бистәне төзекләндерү буенча өмәләр үткәрүгә багышланды. Республикада барган яшелләндерү акциясе көннәрендә биредәге барлык предприятие, учреждение, оешма инженер-техник хезмәткәрләре, эшчеләре, мәктәп укучылары үз биләмәләре янына, урамнарга, кварталларга 500 төптән артык чыршы, миләш үсентеләре утыртты. Узган җомгада бистә яшьләре иске правослау зиратын чистарткан булсалар, бу атнада Иске Актүбәдәге чокыр ярларын чүп-чарлардан арындырачаклар.

***

Алда торган декабрь аен мәрхәмәтлек, игелек ае дисәң дә була. Ел да җирлегебездә 1 декабрьдән инвалидларга ярдәм-кайгырту айлыгы игълан ителә. Быел аңа старт 20 ноябрьдән үк биреләчәк.Әзерлек эшләре башланды инде. Шушы көннәрдә инвалидлар җәмгыятенең чираттагы утырышы узып, анда чаралар планы расланды, пленумга әзерлек турында сүз барды. Килеп туган проблемалар, айлык мәсьәләсендә тәкъдим-фикерләр белән azntrovoi.ru сайтында уртаклашырга мөмкин.

***

Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан хуҗалыкларда тантаналы чаралар дәвам итә. Авыл хезмәтчәннәрен хөрмәтләү биш авылда узды инде.

***

Быелның 9 аенда районыбызда 646 сабый дөньяга аваз салган. Аларның 350се - малайлар, 296сы - кызлар. 371 бала - гаиләдә беренче, 197се икенче бала булып туган. 14 гаилә дүртенче нарасые туу бәхетен кичергән. Соңгы вакытта сирәгәйгән күренеш - районыбызның бер гаиләсендә сигезенче нарасыйлары дөньяга аваз салган. Ә инде исемнәргә килсәк, быел Әскәр, Бәхтияр, Зәйнәп, Айшә, Язгөл исемнәре аеруча "модада". Балаларына шулай ук Әмир, Сәид, Тимур, Сәйдә, Ясминә, Ралина исемнәрен куючылар да күп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кыскача