Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кыскача

Азнакай почтамты (Азнакай шәһәре, Пушкин ур., 6) 15 ноябрьдә 9.00-15.00 сәгатьләрдә "Әбүнәче көне" үткәрә. "Маяк" газетасына язылучыларны төрле бүләкләр көтә! *** Азнакай халык театры коллективы К.Тинчуринның тууына 125 ел тулуга багышлап үткәрелә торган "Идел-йорт" республика бәйгесендә катнашып, уңышлы чыгыш ясады. Алар 12 ноябрьдә Казан тамашачысына бөек татар драматургының "Казан сөлгесе"...

Азнакай почтамты (Азнакай шәһәре, Пушкин ур., 6) 15 ноябрьдә 9.00-15.00 сәгатьләрдә "Әбүнәче көне" үткәрә. "Маяк" газетасына язылучыларны төрле бүләкләр көтә!

***

Азнакай халык театры коллективы К.Тинчуринның тууына 125 ел тулуга багышлап үткәрелә торган "Идел-йорт" республика бәйгесендә катнашып, уңышлы чыгыш ясады. Алар 12 ноябрьдә Казан тамашачысына бөек татар драматургының "Казан сөлгесе" спектаклен тәкъдим итте.
- Ленин исемендәге Мәдәният сарае шыгрым тулы иде, артисnларыбызны көчле алкышларга күмделәр, - диде Азнакай район-шәһәр Мәдәният йорты директоры Ландыш Шәрәфиева.

***

Узган атнада шәһәр үзәк базары территориясендә җаваплы белгечләр катнашында эшмәкәрләр җыелышы узды. Аны эшмәкәрләр берлеге рәисе Әнвәр Җиһангиров алып барды. Белгечләр эшмәкәрләрне пенсия һәм салым өлкәсендәге яңалыклар белән таныштырды, аларның күпсанлы сорауларына җаваплар бирде. Киңәшмәдә шулай ук үзәк базар турындагы мәсьәлә дә каралды.

***

Актүбә Балалар иҗат үзәгендә физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен аларның гаиләләре катнашында "Көзге бал" бәйрәме үтте. Чараны алып барган гаиләләргә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече Р.Гайфиева, психолог Ф.Габдрахманова нинди генә бәйге-уеннар уйлап тапмаган! Балалар әти-әниләре белән берлектә көз турында викторина сорауларына җавап бирде, уен-бәйгеләрдә көч сынашты, җыр-бию тынып тормады. Бәйрәм табын артында сый-хөрмәт белән тәмамланды. Малайлар-кызлар бу кичәдә үзләренә никадәр яңа дуслар тапты, онытылмаслык кичерешләр алды! Әти-әниләргә балаларны тернәкләндерү мәсьәләләре буенча консультацияләр бирелде.

***

Танылган тренер В.Голубев истәлегенә багышлап Лениногорск шәһәрендә уздырылган җиңел атлетика буенча республика ярышларында Азнакайның "Лидер" спорт мәктәбе укучылары И.Габидуллина, Д.Кашапова, Н.Гарипов, Д.Ганиева, А.Афәндиев, К.Иванов, И.Илалетдинов җиңү яуладылар. Е.Аркадьева, А.Садыйкова, И.Садыйков, И.Мельников, М.Полюшко, С.Дементьев, А.Шәйхулов икенче, Р.Шәрифуллин, Н.Родионова, Э.Ганиев өченче урынга чыктылар. 18 яшь спортчы 2 һәм 3нче зурлар разрядын үтәде.

***

15 ноябрьдә изге Мөхәррәм ае - мөселман календаре буенча яңа ел башлана. Бу көнне мәчетләрдә Мөхәммәт пәйгамбәрнең Мәккәдән Мәдинәгә күчүе турында вәгазь сөйләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кыскача