Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кыскача

20 ноябрьдән 20 декабрьгә кадәр районыбызда Халыкара инвалидлар көненә багышланган айлык үткәрелә. Аның барышында күп кенә социаль-мөһим чаралар планлаштырыла. *** ТРның ЮХИДИ идарәсе начальнигы полиция полковнигы Рифкать Миңнехановның районыбызга килеп халыкны кабул итүләр үткәрүе инде традициягә әверелде. Аның белән азнакайлыларны борчыган сорау-проблемалар яктыртылган чираттагы шундый очрашу 30 ноябрьдә 9.00-10.00 сәгатьләрдә...

20 ноябрьдән 20 декабрьгә кадәр районыбызда Халыкара инвалидлар көненә багышланган айлык үткәрелә. Аның барышында күп кенә социаль-мөһим чаралар планлаштырыла.

***

ТРның ЮХИДИ идарәсе начальнигы полиция полковнигы Рифкать Миңнехановның районыбызга килеп халыкны кабул итүләр үткәрүе инде традициягә әверелде. Аның белән азнакайлыларны борчыган сорау-проблемалар яктыртылган чираттагы шундый очрашу 30 ноябрьдә 9.00-10.00 сәгатьләрдә ЮХИДИнең Азнакай бүлеге бинасында үтәчәк. Кабул итүгә алдан 7-16-81 телефоны аша языла аласыз.

***

22 ноябрьдә "Маяк" газетасы редакциясендә ТР Журналистлар берлеге әгъзаларының җыелышы узды. Анда сүз Азнакай бүлегенең эше, яңа әгъзалар кабул итү хакында барды.

***

"Маяк" газетасы редакциясе һәм "Гөлстан" әдәби берләшмәсе сәләтле балаларны барлау максатларында мәктәпләрдә яшь каләмчеләр белән очрашулар үткәрә башлады.
Узган җомгада Азнакай 1 нче урта мәктәбендә узган шундый очрашуда укучылар үз иҗат җимешләрен тәкъдим иттеләр, эшлекле сөйләшү барышында киңәш-тәкъдимнәр яңгырады.

***

Казан шәһәрендә үткән "Барсик-2012" балалар иҗаты фестивалендә РФның төрле өлкәләреннән 46 бию коллективы катнашты. Мәртәбәле жюри "Эстрада биюе" номинациясендә чыгыш ясаган Азнакай сәнгать мәктәбенең "Огоньки" коллективына (җитәкчесе Лилия Галимова) югары бәя бирде һәм 1 дәрәҗә Диплом белән бүләкләде. "Мондый камил осталыкка бары тик көндәлек тырышлык, иҗади эзләнүләр белән генә ирешергә мөмкин", - диде аны тапшырганда жюри рәисе РФның атказанган артисты, театр сәнгате профессоры В.Кирсанов.

***

"Костер" республика балалар сәламәтләндерү-белем бирү үзәгендә оештырылган "SaMosтоятельные дети" наркотикларга каршы ведомствоара проектының профильле сменасында районыбыздан 8 бала катнашты. Актив эшчәнлекләре әчен 3 укучы ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамоталарына лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кыскача