Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кыскача

2007 елдан алып 9 декабрьдә Россиядә Ватан Геройлары Көне үткәрелә. Бу көнне илебез үзенең данлы улларын-Советлар Союзы, Россия Геройларын, Социалистик Хезмәт Геройларын, Изге Георгий ордены һәм Дан ордены кавалерларын хөрмәтли. Районыбыз үзенең 4 Советлар Союзы, 1 Россия Геройлары, 8 Социалистик хезмәт Геройлары белән хаклы рәвештә горурлана. Геройлар көненә багышлап районыбызда...

2007 елдан алып 9 декабрьдә Россиядә Ватан Геройлары Көне үткәрелә. Бу көнне илебез үзенең данлы улларын-Советлар Союзы, Россия Геройларын, Социалистик Хезмәт Геройларын, Изге Георгий ордены һәм Дан ордены кавалерларын хөрмәтли.
Районыбыз үзенең 4 Советлар Союзы, 1 Россия Геройлары, 8 Социалистик хезмәт Геройлары белән хаклы рәвештә горурлана. Геройлар көненә багышлап районыбызда уздырылган чаралар турында газетабызның 2 нче битеннән укыгыз.

***

Халыкара инвалидлар көне уңаеннан Актүбә бистәсенең мәдәният йортында физик мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең үзешчән сәнгать смотры булды. Анда катнашучыларны Актүбә СМУы, Азнакай ПТСы, Актүбә МПП ЖКХ, Ю.Гагарин исемендәге мәдәният йорты, "Сбербанк"ның Актүбә бүлекчәсе, "Магнит" кибете җитәкчеләре һәм вәкилләре тәбрикләде, истәлек бүләкләре тапшырды. Инвалидлар җәмгыяте Азнакай бүлекчәсенең бистә башлангыч оешмасы рәисе Ләйлә Кәрамова Актүбә муниципаль берәмлек башлыгының Рәхмәт хатына лаек булды.
***
Инвалидларның ялын оештыру максатыннан, аларны тернәкләндерү үзәкләренә җибәрү башланды. "Березка"да 6 (Баулы), "Ветеран"да 2 (Әлмәт), "Ак чишмә"дә 19 (Актүбә) кеше ял итә. Тиздән 3 бала әниләре озатуында Түбән Камадагы "Өмет" тернәкләндерү үзәгенә китәчәк.

***

Машина белән идарә итү өчен ышаныч кәгазен 24 ноябрьдән гамәлдән чыгардылар. Шоферга ышаныч кәгазе моннан соң автомобиль белән шәхси милке кебек эш иткәндә генә кирәк. Моңа: автомобильне теркәү; теркәү мәгълүматларын үзгәртү; техник күзәтү үткәрү; махсус стоянкадан алу һәм машина белән чит илләргә чыгу керә.

***

ЗАГС мәгълүматларына караганда, быелның 11 аенда районда барлыгы 764 сабый дөньяга килгән. Үлүчеләр саны - 821. 432 гаилә никахларын раслаган булса, 210 гаилә таркалган. 31 райондашыбыз исемен үзгәрткән. Ата-аналар кыз балаларына күбесенчә Ясминә, Самира исемнәрен куша, малайларга Әмир, Исмәгыйль исемнәрен бирәләр.

***

27 ноябрьдән 4 декабрьгә кадәрге чорда ЮХИДИ бүлегендә 215 юл йөрү кагыйдәсен бозу очрагы теркәлгән. Шулар арасында - 21 авария. 2 шофер исерек хәлдә автомобиль белән идарә иткәндә тоткарланган. Дәүләт теркәү номерлары укылмый торган һәм стандарт булмаган 30 машина хуҗасына карата беркетмә төзелгән. Машина йөртүчеләрнең 30ы җәяүлеләрне махсус урыннарда үткәрмәгән, 27се балаларын креслоларсыз гына утыртып йөрткән.
ЮХИДИнең пропаганда бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кыскача