Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кыскача

«Татнефть» компаниясе белгечләре нефть, газ һәм нефть-газ эшкәртү сәнәгате өлкәсендәге иң яхшы фәнни-тикшеренү, проектлаштыру һәм конструкторлык эшләре өчен тармакның югары иҗтимагый бүләге - академик И.М.Губкин исемендәге премия лауреатлары булдылар. Акционерлык җәмгыяте предприятиеләре тарафыннан тәкъдим ителгән "Татарстан Республикасы өчен 50 иң яхшы инновация идеясе" проектлары шулай ук 2012 ел конкурсының җиңүчеләре...

«Татнефть» компаниясе белгечләре нефть, газ һәм нефть-газ эшкәртү сәнәгате өлкәсендәге иң яхшы фәнни-тикшеренү, проектлаштыру һәм конструкторлык эшләре өчен тармакның югары иҗтимагый бүләге - академик И.М.Губкин исемендәге премия лауреатлары булдылар. Акционерлык җәмгыяте предприятиеләре тарафыннан тәкъдим ителгән "Татарстан Республикасы өчен 50 иң яхшы инновация идеясе" проектлары шулай ук 2012 ел конкурсының җиңүчеләре дип табылды. Ә "Татнефть" компаниясенә кергән төркемнәр җитештергән продукция һәм күрсәткән хезмәтләр "Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре", "Россиянең 100 иң яхшы товары" федераль этабы конкурсы лауреатлары һәм дипломантлары булдылар.

***

Районыбызда хәйрия марафоны үткәрү матур традициягә әверелде. Быел ул 27 декабрьдә Мәдәният йортында 9.00 сәгатьтә башланачак һәм Азнакай телевидениесе аша трансляцияләнәчәк. Азнакайлылар быел да шәфкатьлелек күрсәтеп, анда актив катнашырлар, инвалидларга ярдәм кулы сузарлар дип ышанабыз.

***

Иртәгә Азнакайның күп кенә предприятие, учреждение, оешма җитәкчеләре ... тулы бер эш көненә алышынып торачак. 20 декабрьдә аларны шәһәр мәктәпләренең югары сыйныф укучылары - дублерлар алыштырачак. Яшүсмерләрне мөстәкыйль тормышка хәзерләүдә зур әһәмияткә ия булган әлеге эшлекле уен узган атнада Актүбә бистәсендә уздырылды һәм аның нәтиҗәләре оештыручылар, чарада катнашучы дублер-җитәкчеләр, аларның эшенә юнәлеш биреп торган остаз-җитәкчеләрдә зур кызыксыну уятты. Бу турыда газетаның икенче битендәге язмадан тулырак белә аласыз.

***

Быел районыбызда мәдәният учакларын төзекләндерүгә зур игътибар бирелде. Ел башыннан барлыгы 10 авыл мәдәният йортына капремонт ясалып, файдалануга тапшырылды. 20 декабрьдә Балтач авылы халкын да шундый шатлыклы вакыйга көтә.


***

18 декабрьдә ЗАГС хезмәте оешуга 95 ел тулды. Әлеге истәлекле вакыйганы Азнакай ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре дә тантаналы төстә билгеләп үтте.

***

Гасырның соңгы тылсымга ия дип саналган елы һәм аенда, ягъни 2012 елның 12 декабрендә, ЗАГС бүлегендә 3 пар язылышкан, шул ук көнне 12 сәгать тулганда 1 кыз бала дөньяга килгән.

***

21 декабрь көнне 9.00-11.00 сәгатьләрдә «Маяк» газетасы редакциясе Азнакай почтамты (Азнакай шәһәре, Пушкин ур., 6) белән берлектә "Әбүнәче көне" үткәрә. Бик күңелле булачак, килегез! «Маяк»ка язылучы һәркемне бүләкләр көтә!

***

Шәһәребезнең 7 нче урта мәктәбендә татар ашлары атналыгы бара. Пешекчеләр балаларны төрледән-төрле милли ризыкларыбыз белән сыйлый. Пәнҗешәмбе, 20 декабрьдә, конкурслар, уеннар белән кызыклы кичә узачак. Кунаклар халкыбызның яраткан ашларын авыз итеп карый алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кыскача