Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кыскача

28-30 гыйнварда гимназия, 5 нче урта мәктәп, мәгълүмати-методик үзәк базаларында "Ел укытучысы-2013" республика конкурсының муниципаль этабы узды. 18 укытучы ачык дәрес бирү, сыйныф сәгате, ата-аналар җыелышы үткәрү, укыту алымнары буенча осталыкларын күрсәтте. Аларның унысы финалга чыкты. *** Район хатын-кызлар советының 29 гыйнварда узган чираттагы җыелышы "Ел хатын-кызы" республика бәйгесенә әзерлек...

28-30 гыйнварда гимназия, 5 нче урта мәктәп, мәгълүмати-методик үзәк базаларында "Ел укытучысы-2013" республика конкурсының муниципаль этабы узды. 18 укытучы ачык дәрес бирү, сыйныф сәгате, ата-аналар җыелышы үткәрү, укыту алымнары буенча осталыкларын күрсәтте. Аларның унысы финалга чыкты.

***

Район хатын-кызлар советының 29 гыйнварда узган чираттагы җыелышы "Ел хатын-кызы" республика бәйгесенә әзерлек мәсьәләренә багышланды. Анда төрле номинацияләр буенча тәкъдим ителгән кандидатураларның конкурс эшләре тикшерелде.

***

Билгеле булганча, барлык предприятие-оешмаларда еллык исәп-хисап җыелышлары бара. 12 февральдә Мәдәният йортында Азнакай инвалидлар җәмгыятенең дә отчет-сайлау конференциясе узачак.

***

Шушы көннәрдә район үзәк китапханәсе хәрби комиссариат белән берлектә үткәргән "Минем әти - Ватан сакчысы" конкурсына йомгак ясады. 45 эш арасында әлеге темага язылган хикәяләр номинациясендә 2 нче сыйныф укучылары - 9 нчы мәктәптән Рияз Харисов һәм Әсәй мәктәбеннән Рамил Исхаков; шигъри котлау номинациясендә 4 нче мәктәпнең 4 нче сыйныф укучысы Данил Насыйров; очерк номинациясендә Әсәй мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Илшат Рахманов беренче урынга лаек булдылар.

***

Авыл китапханәләрендә балаларны китапка тарту, тәрбияләү буенча шактый эшләр башкарыла. Күптән түгел Буралы авылы китапханәсендә шагыйрь Илдар Юзеевның тууына 80 ел тулу уңаеннан "Кар өстендә дөяләр" исемле әдәби кичә узды. Урманайлылар исә кече яшьтәге балалар өчен "Без сәламәт тормыш яклы" дигән чара оештырып, әкият геройлары аша наркотикларның зыяны турында яхшы сабак биргәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кыскача