Кыскача
Узган атнада ТР МЧСы Азнакай муниципаль районында гадәттән тыш хәлләргә әзерлек буенча команда-штаб тикшерүләре үткәрде. Аңа йомгак ясаган МЧС комиссиясе күнегүләрнең югары дәрәҗәдә узуын билгеләде. *** Район агросәнәгать предприятиеләрендә һәм авыл җирлекләрендә еллык башкарылган эшләргә хисап җыелышлары дәвам итә. Аларның чираттагысы узган шимбәдә "Марс" ҖЧҖдә узды. Бу турыда тулырак мәгълүмат...
Узган атнада ТР МЧСы Азнакай муниципаль районында гадәттән тыш хәлләргә әзерлек буенча команда-штаб тикшерүләре үткәрде. Аңа йомгак ясаган МЧС комиссиясе күнегүләрнең югары дәрәҗәдә узуын билгеләде.
***
Район агросәнәгать предприятиеләрендә һәм авыл җирлекләрендә еллык башкарылган эшләргә хисап җыелышлары дәвам итә. Аларның чираттагысы узган шимбәдә "Марс" ҖЧҖдә узды. Бу турыда тулырак мәгълүмат белән газетаның киләсе санында таныша аласыз.
***
Шәһәрдә уздырылган авыл хуҗалыгы ярминкәсендә халыкка 980 килограмм мөгезле эре терлек, 100 килограмм бәрән ите сатылган. Эшмәкәр Хөсәеновлар алып килгән 50 каз түшкәсен дә бик теләп алганнар. Актүбәдә 250 килограмм ит сатылган. Соңгы өч атнада уздырылган ярминкәләрдә барлыгы 710 мең сумлык продукция тәкъдим ителгән.
***
Узган җомга көнне Әлмәттә "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән" бәйгесенең зона туры узды. Анда 8 шәһәр һәм районнан - Азнакай, Әлмәт, Бөгелмә, Баулы, Ютазы, Сарман, Чистай һәм Зәйдән игълан ителгән номинацияләрдә барлыгы 39 номинант катнашты. Бәйгегә "Татарстан" хатын-кызлары" төбәк иҗтимагый оешмасы әгъзасы", зона туры бәйгесе жюри рәисе Гүзәлия Әхмәдиева әлеге чарада катнашучы һәркемнең җиңүче булуын ассызыклады. "Сезне һәркайсыгызны үзегезнең шәһәр, район халкы иң-иң итеп бирегә җибәргән", - диде ул.
Зона турында, ягъни җиңүчеләр бәйгесендә Азнакайдан катнашкан һәр конкурсантның чыгышы көчле алкышлар астында барды, тамашачы залында аларга сокланмаган кеше булмагандыр. Зона туры бәйгесе җиңүчеләре булып Азнакайдан Галина Герк («Хатын кыз - ел үрнәге» номинациясе) һәм Миргазиян Динмөхәммәтов («Изге йөрәкле ир-ат») табылды. Аларга башкалада узачак төп бәйгедә дә җиңү теләп калабыз.
***
Узган атнада кич белән полициянең дежур бүлегенә шалтыратып, билгесез ир-ат шәһәрнең 7нче мәктәбенә шартлаткыч куелу турында белдерә. Оператив чаралар вакытында мәктәптән 10 кешедән торган футбол командасы эвакуацияләнә. Бәхеткә, бинада шартлаткыч җайланмасы табылмый. Оператив-эзләү чаралары барышында билгесез ир-атның берничә тапкыр үтерү, талау, хулиганлык, законсыз рәвештә корал саклау буенча хөкем ителгән Азнакай кешесе булуы ачыклана. Бүгенге көндә аңа карата РФ Җинаятьләр кодексының 207нче маддәсе буенча (теракт турында ялган хәбәр бирү) җинаять эше ачылган.
***
Полиция һәм ФСБ хезмәткәрләре Сәпәй авылында яшәүче Үзбәкстан гражданины йортында 49,2 грамм наркотик матдә табып ала. Гаепләнүче закон каршында җавап бирәчәк.
***
Участок уполномоченныйлары тарафыннан узган атнада тугыз мошенниклык факты ачыкланган. Азнакайда яшәүче бер ханым, "эшкә урнаштырам һәм документлар ясарга ярдәм итәм", дигән ялган белән 60 мең сум күләмендә акча үзләштергән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев