Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кыскача

29 мартта производствода бәхетсезлек очракларыннан һәм һөнәри чирләрдән мәҗбүри социаль страховкалау мәсьәләләренә багышланган район семинары узды. Анда производствода булган бәхетсезлек очракларын тикшерү тәртибе, 2013 елда дәүләт социаль иминиятләштерү өлкәсендәге актуаль мәсьәләләр, хезмәт урыннарын аттестацияләү, производство травматизмы профилактикасы буенча чаралар яктыртылды, белгечләр сорауларга җавап бирде. *** IV халыкара «Арт-форум-2013» музыкаль конкурсында...

29 мартта производствода бәхетсезлек очракларыннан һәм һөнәри чирләрдән мәҗбүри социаль страховкалау мәсьәләләренә багышланган район семинары узды. Анда производствода булган бәхетсезлек очракларын тикшерү тәртибе, 2013 елда дәүләт социаль иминиятләштерү өлкәсендәге актуаль мәсьәләләр, хезмәт урыннарын аттестацияләү, производство травматизмы профилактикасы буенча чаралар яктыртылды, белгечләр сорауларга җавап бирде.

***

IV халыкара «Арт-форум-2013» музыкаль конкурсында Азнакай балалар сәнгать мәктәбе укучылары уңышлы чыгыш ясады. Газинур Равилов I, Ринат Ибраһимов III дәрәҗә лауреат булып танылды. Ансамбльләр арасында мәктәпнең баянчылар дуэты I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды.

***

Республикада, шул исәптән безнең районда, кыргый җәнлекләрнең, хайваннарның котыруы белән бәйле хәл киеренке кала. Яз - чирнең тагын да азган вакыты. Котыру авыруы булмасын өчен, йорт хайваннарын тоту кагыйдәсен үтәргә, шул исәптән эт һәм мәчеләргә иммунизация үткәрергә кирәк. Моны күздә тотып, 8-14 апрель көннәрендә район ветеринария берләшмәсендә (Ф.Галиев урамы, 6нчы йорт) аларга бушлай вакцинация ясала. Өйгә бару мөмкинлеге дә бар. Тулырак мәгълүматны 7-19-99 телефоны аша белә аласыз.

***

Республикада халыкара мөселман киносы фестивале бара. Аның кысаларында районыбызда да "Татар киносы атналыгы" үткәрү күздә тотыла. Ул 6 апрельдә ачылып, атна дәвамында район-шәһәр Мәдәният йортында түбәндәге фильмнар күрсәтеләчәк: 6 апрельдә "Небесные врата" (мәктәп укучылары өчен, 14.00 сәг.),"Мадина" (18.00 сәг.); 7 апрельдә "Потеря", "Собака"; 8 апрельдә "Поэт на все времена", "Бәхеткәй", "Сиротинушка"; 9 апрельдә "Небесные врата", "Упкын"; 11 апрельдә "Потеря", "Әлфия Авзалова", "Бәхеткәй"; 12 апрельдә "Поэт на все времена", "Бәхеткәй", "Голубка". Нәфис фильмнарның беренчесе һәр көнне 14.00 сәгатьтә башланса, соңгысын 19.00 сәгатьтә карый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кыскача