Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кыскача

Шушы көннәрдә танылган нефтьче Федор Рыбалконы район башлыгы Марсель Шәйдуллин, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Гыйләҗев, социаль яклау идарәсе җитәкчесе Газинур Газизов, "Бурение" ҖЧҖ ветераннар советы рәисе Наталья Исаева, Азнакай бораулау эшләре предприятиесе җитәкчесе Олег Старов һәм предприятиенең ветераннар советы рәисе Азат Харисов 90 яше белән тәбрикләде һәм бүләкләр...

Шушы көннәрдә танылган нефтьче Федор Рыбалконы район башлыгы Марсель Шәйдуллин, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Гыйләҗев, социаль яклау идарәсе җитәкчесе Газинур Газизов, "Бурение" ҖЧҖ ветераннар советы рәисе Наталья Исаева, Азнакай бораулау эшләре предприятиесе җитәкчесе Олег Старов һәм предприятиенең ветераннар советы рәисе Азат Харисов 90 яше белән тәбрикләде һәм бүләкләр тапшырды.

***

Мәгълүм булганча, төбәгебезнең данлыклы кешеләре турында Азнакай энциклопедиясе әзерләнә. Аңа керәчәк шәхесләр һәм алар турында язмаларга карата таләпләр хакында "Маяк" газетасының 27 март ( №23), 1 февраль (№8) саннарында аңлатмалар бирелгән иде. Әлеге документаль җыентыкка кертердәй әһәмиятле материалларыгыз булса, 1 майга кадәр тапшыру кирәклеген онытмагыз.

***

Татарстанда экологик культура һәм тирә-як мохитне саклау елы уңаеннан "Маяк" газетасы редакциясе "Кошларга җимлекләр ясыйк!" акциясе игълан иткән иде. Бу уңайдан бик күп хатлар килде. Без әлеге акциядә катнашучыларны 22 апрельдә 14.00 сәгатьтә редакциябездә көтеп калабыз.

***

Узган атнада Азнакай эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре "Алкоголь" оператив-профилактик чара барышында контроль сатып алу уздыра һәм шәһәрдәге бер кибеттән тышына "Кристалл" дип язылган, составында спирт булган 0,5 литрлы шешә сатып ала. Аның ялган аракы булуы ачыклана. Тикшерү барышында тагын 120 шешә ялган аракы алынган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кыскача