Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кыскача

20 апрельдә Азнакайда "Чиста шәһәр турында һәммәбез кайгырта" шигаре астында гомумшәһәр шимбә өмәләре уза. Яшәгән мохитебез-урамнар, ишегаллары, кварталлар, территорияләр чисталыгы өчен һәммәбез үз өлешебезне кертик, бергәләп өмәгә чыгыйк! *** «Азнакайнефть» идарәсенең утырышлар залында Азнакай муниципаль районы предприятиеләре, оешмалары, учреждениеләре профсоюзларының юнәлеш бирү (координация) советы утырышы булды. Анда 1 Май -...

20 апрельдә Азнакайда "Чиста шәһәр турында һәммәбез кайгырта" шигаре астында гомумшәһәр шимбә өмәләре уза. Яшәгән мохитебез-урамнар, ишегаллары, кварталлар, территорияләр чисталыгы өчен һәммәбез үз өлешебезне кертик, бергәләп өмәгә чыгыйк!

***

«Азнакайнефть» идарәсенең утырышлар залында Азнакай муниципаль районы предприятиеләре, оешмалары, учреждениеләре профсоюзларының юнәлеш бирү (координация) советы утырышы булды. Анда 1 Май - Яз һәм Хезмәт бәйрәмен оештыру һәм уздыру мәсьәләләре каралды. Чаралар планы белән газетабызның алдагы саннарында таныша аласыз.

***

Мәгълүм булганча, 2013 елның 1 апреленнән 27 июненә кадәр газета һәм журналларга икенче яртыеллыкка язылу бара. Үз предприятиегез (оешма) өчен ведомство подпискасын агымдагы елның 30 маена кадәр чорда рәсмиләштерә аласыз, дип искәртә Азнакай почта бүлеге. Хөрмәтле әбүнәчеләребез! "Маяк" район газетасына икенче яртыеллыкка язылу барганын да онытмагыз. Язылыгыз, укыгыз! Киләчәктә дә бергә булыйк!

***

Күптән түгел "Татарстан - Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясенең "Тамчы-шоу" тапшыруында Азнакай шәһәре 2 нче урта мәктәбенең укучылар һәм укытучылардан торган ике командасы көч сынашты. "Шәкертләр" командасында 8 нче сыйныфтан Рузилә Вәлиуллина, Ләйлә Сәфәрова һәм 7 нче сыйныфтан Ләйсән Гарипова, ә "Мөгаллимнәр" командасында татар теле һәм әдәбияты укытучылары Фәридә Шәйхелисламова, Светлана Алтынбаева һәм Резеда Гәрәева катнашты. Ике команда да жюри тарафыннан югары бәяләнде.

***

Лениногорск политехник колледжы филиалында ачык ишекләр көне узды. Директор Роберт Хөснетдинов колледж тарихы, биредә нинди һөнәрләр бирелүе хакында сөйләде. Аннан соң мастер-педагоглар районыбыз һәм шәһәребез мәктәпләренең 9-11 нче сыйныфлары укучыларын белем һәм һөнәр үзләштерү бүлмәләре белән таныштырды.

***

Татарстанның яңа мөфтие итеп 28 яшьлек Камил Сәмигуллин сайланды. Аның беренче урынбасары - Рөстәм Батров. Баш казый постында Җәлил Фазлыев калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кыскача