Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кунакханә хезмәте күрсәтүдә яңалыклар

"Кулланучылар хокукын яклау" турында Федераль закон нигезендә хезмәт күрсәтү төрләренең кайберләре Россия хөкүмәте тарафыннан билгеләнә. Гамәлдәге норматив актлар буенча вакытлыча кунакханәдә яшәүне тәэмин итү хезмәтләре дә шул төрләрнең берсенә керә. "Россия Федерациясендә кунакханә хезмәтләре Кагыйдәләрен раслау турында" 2015 елның 9 октябрендә чыккан Россия Федерациясе Хөкүмәте карары нигезендә кунакханә хезмәтләренең яңа...

"Кулланучылар хокукын яклау" турында Федераль закон нигезендә хезмәт күрсәтү төрләренең кайберләре Россия хөкүмәте тарафыннан билгеләнә. Гамәлдәге норматив актлар буенча вакытлыча кунакханәдә яшәүне тәэмин итү хезмәтләре дә шул төрләрнең берсенә керә. "Россия Федерациясендә кунакханә хезмәтләре Кагыйдәләрен раслау турында" 2015 елның 9 октябрендә чыккан Россия Федерациясе Хөкүмәте карары нигезендә кунакханә хезмәтләренең яңа кагыйдәләре расланды.
Мондый хезмәт күрсәтү хокукы бары тик кунакханәгә тиешле категория бирелгән очракта гына рөхсәт ителә. Өстенлек бирүче аерым очракларны алмаганда, кунакханә номеры һәм башка килешү шартлары барлык кулланучылар өчен дә бер төрле билгеләнә. Башкаручы (кунакханә җитәкчесе) закончалыкларга каршы килмәгән яшәү кагыйдәләрен, аларны куллану шартларын билгеләргә хокуклы. Әлеге кагыйдәләр һәр номерда үтәлергә тиеш. Шулай ук кулланучы да кагыйдәләрне сакларга бурычлы.
Башкаручы кунакханәгә керү юлындагы элмә такталарга яки бина эчендә исеме, адресы, эш сәгатьләре; шәхси эшмәкәр булганда, аның исем-фамилиясе, әтисенең исеме, дәүләт теркәлү урыны һәм башкалар турындагы мәгълүматларны урнаштыра.
Күрсәтелә торган хезмәтләр турында һәркем дә таныша алырдай урында бина эченә язылып эленә. Башкаручының кулланучы рөхсәтеннән башка номер бәясенә кермәгән түләүле хезмәтләрне кертергә хакы юк. Ул кунакханәдә яшәүче үтенече белән түләүсез "Ашыгыч ярдәм" һәм башка хезмәтләрне чакыртырга; номерга кулланучыга адресланган корреспонденцияләрне кертергә, медицина аптечкасы, кайнаган су, инә, бер комплект савыт-саба һәм аш-су приборлары белән тәэмин итәргә бурычлы.
Азнакай шәһәр прокуратурасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кунакханә хезмәте күрсәтүдә яңалыклар