Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кулыннан килмәгән эш юк

Әсәй авылы җирләрендә хуҗалык итүче "Шәвәлиев" КФХсы печән әзерләү буенча район агросәнәгать предприятиеләре арасында алдынгыларның берсе булып тора. Наил Абдуллин Биредә аны тәүлеклек технология буенча башкаралар - күпьеллык үләнне иртә таңнан, үсемлектәге витамин аның тамыр өлешенә күчкәнче чабалар, көн кызуында теземнәрне берничә тапкыр әйләндереп киптерәләр һәм кичке якта җыеп та...

Әсәй авылы җирләрендә хуҗалык итүче "Шәвәлиев" КФХсы печән әзерләү буенча район агросәнәгать предприятиеләре арасында алдынгыларның берсе булып тора.
Наил Абдуллин

Биредә аны тәүлеклек технология буенча башкаралар - күпьеллык үләнне иртә таңнан, үсемлектәге витамин аның тамыр өлешенә күчкәнче чабалар, көн кызуында теземнәрне берничә тапкыр әйләндереп киптерәләр һәм кичке якта җыеп та алалар. Шушы юл белән терлекләр өчен кышка югары сыйфатлы ризык базасы булдыруга ирешәләр.
Кипкән печәнне "МТЗ-80" тракторына тагылган пресслау агрегатында төргәкләүне КФХ механизаторы Равил Әмиршин башкара.
Равил - бөтен гомерен туган авылына багышлаган ир асылы, җир улы. Армия сафларында хезмәт итеп кайтканнан соң автомашинада эшләгән булса, шактый еллар инде тракторда җир эшкәртә, иген чәчә. Кышларын хуҗалык малларына азык кертә. Кыскасы, ел әйләнәсендә эшсез торганы юк. Җитәкчеләре Зиннур Шәвәлиев аның турында җылы сүзләр генә әйтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кулыннан килмәгән эш юк