Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Куллары шифалы

Авылда шәфкать туташыннан да кадерлерәк кеше бармы икән?

Яңа туган сабыйдан алып әби-бабайларга хәтле аның ярдәменә мохтаҗ. Сырхауханәгә барып җиткәнче, беренче медицина ярдәмен алар күрсәтә һәм күп очракта «теге дөньяга» китүдән саклап калалар.

Урманайлылар өчен дә Рәйлә Халмурзаева әнә шундый «фәрештә»гә тиң. Авыл зурлардан, Гөлназ Хисмәтова белән бергә 500 дән артык кешегә кешегә хезмәт күрсәтәләр. Яшь булсалар да, зур тәҗрибә туплап, халык күңелен яулап өлгергәннәр. Кирәк булса, уколын ясыйлар, флюрография узарга бик өлкән яшьтәгеләрне машина белән өйләреннән барып алалар. «Өлкән буын» федераль проекты нигезендә былтыр 17 әбине үзәк поликлиникага тикшерергә алып барганнар.

Рәйлә – Урманай кызы. Сөйгән яры белән дә туган авылы кавыштырган: Шәүкәте биредә участок полицийские булып эшләгән, әле күптән түгел генә лаеклы ялга чыккан.

Торулары исә 1 Май авылында. Халмурзаевлар гаиләсендә өч бала үсеп килә. Олысына – 10, икенчесенә – 9, кечесенә – 5 яшь. Ишек алдында да эш җитәрлек аларның: үгезләр, сарыклар, кош-корт асрыйлар. Бакчаларында нинди генә агачлар, җимешләр, гөлләр үсми! Бөтен әйберләре күкрәп уңа.

– Былтыр 100 төп кәбестә генә үстердем. Азык-төлек пленкасы белән һава кермәслек итеп төреп куйсаң, яхшы саклана. Кәбестә уңсын өчен көн дә салкын су сибәргә кирәк, – ди Рәйлә.

Әнә шулай кулы авыруларга гына түгел, үсемлекләргә дә шифалы аның.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев