Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кул эшләре Мәскәүне әйләнеп кайтырлык

Даимә апаның кулыннан гөлләр тама: ул бәйләгән, чикккән, теккән әйберләрне бергә тезсәң, үзе әйтмешли, Мәскәүне урап кайтырга җитәр иде.

Әле туксан яшендә дә энә-җептән аерылмаган.

– Кемгә кунакка барсам да, бүләкккә алып барам, – ди.

Даимә Нәбиулла кызы Мөхәмәтшинаның бала чагы Әлкәй авылында уза. 1943 елда гаилә Азнакайга күченә. Сигез сыйныф тәмамлагач, кыз Минзәлә авыл хуҗагы техникумына укырга китә, ветсанитар белгечлеге алып, хезмәт юлын Мәсгуттә башлый. Аннан Азнакайда төзелеш оешмаларында, балалар бакчасында хезмәт куя. Тормыш иптәше Равил белән бер ул һәм ике кыз тәрбияләп үстерәләр. Сыңар канат белән калганына да утыз елдан артып киткән инде. Бүгенге көндә Даимә апа балалары кочагында, 6 оныгы, 5 оныкчыгына куанып, булганына шөкер итеп, матур гына гомер кичерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев