Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кредит, ипотека гомер буе түлисе

Бүгенге көндә кредит алмаган кешеләр бик сирәктер ул. Өеңә ремонт ясатасы булсаң да, җиһазлар алыйм дисәң дә, бер хезмәт хакын җыеп бетереп булмый. Ә инде машина, фатир алу турында әйтеп тә торасы юк. Хезмәт хакыңның тиенен-тиенгә җыеп барсаң да фатир алырмын димә. Җитмәсә, ул бит әле көне сәгате белән арта...

Бүгенге көндә кредит алмаган кешеләр бик сирәктер ул. Өеңә ремонт ясатасы булсаң да, җиһазлар алыйм дисәң дә, бер хезмәт хакын җыеп бетереп булмый. Ә инде машина, фатир алу турында әйтеп тә торасы юк. Хезмәт хакыңның тиенен-тиенгә җыеп барсаң да фатир алырмын димә. Җитмәсә, ул бит әле көне сәгате белән арта бара. Бер көнне бер танышымны очраттым. Күптән пенсиядә инде ул.

  • Эш эзлим, - ди. - Кайларда гына эшләмәдем. Авырларын гына тәкъдим итәләр. Хезмәт хакы да аз: 5-6 мең чамасы гына. Эшләмәс тә идем, балаларга фатир алып бирдек. Хәзер кодагыйлар белән бергәләп ике яклап та кредит түлибез. Иремнең һәм үземнең пенсияләрне генә җиткереп булмый. Ә балаларның кредит түләрлек рәтләре юк. Кызыбыз декрет ялында утыра. Бер хезмәт хакына өч җан яшиләр бит.

Күңелләрне шомландырып: "Ярый да бит болар тигез яшиләр, ә ялгызларга нишләргә?" - дигән уй йөгереп узды. Көн саен артып торган коммуналь хезмәтләр өчен ничек түләп бетерерсең? Җитмәсә, пенсиягә чыгар вакыты да җитеп килә бит әле аның.

Бер көнне бар гомерен ялгыз яшәгән танышымны "бабай" җитәкләгән килеш урамда очратып шаккаттым. Бабаен бара торырга кушты да, бераз гапь куертып алдык:

  • Соң, ахирәткәем, - мин әйтәм, - бер дә ир-ат затын яратмый идең бит син. Кияүгә чыгу турында сөйли башласак, йөзләрең сытыла иде.
  • "Нужа" бабай өйрәтә икән ул, җаным. Менә син әз-мәз пенсияңә ялгызың яшәп кара. Ә болай, беребезнең пенсиясе коммуналь хезмәтләргә түләргә китә, ә икенчебезнекен ашарга, дарулар алырга "сузабыз". Ике пенсия булгач, җитә, Аллага шөкер, - дип танышым бабае артыннан йөгерде.

Менә шулай... Чит илләрдә кеше пенсиягә чыккач, яши генә башлый. Дөнья гизә, ял йортларына бара. Ә бездә... Хәер, сүзем калын кесәлеләр хакында түгел. Сүзем аз хезмәт хакы алып, очын-очка ялгап яшәүче, урлашмыйча намус белән яшәүчеләр хакында. Ярар, пенсия яшендәгеләр ничек тә мондый хәлләрдән чыгу җаен табар ул. Алар ачлыгын-ялангачлыгын үз җилкәләрендә татыган, һәр тиеннең кадерен белеп яши беләләр.

Ә менә яшьләр? Каба да каба инде кредит процентына. Бер дә кешедән калышасы килми бит. Кәттәләнеп кыйммәтле чит ил машиналарында да җилдерәсе килә. Алдын-артын уйламыйча зур процентлар белән алып та куя ул аны. Үзенең ялгышын 1-2 айдан ук аңлап ала. Кредит түләгәннән соң, кесәдә акча калмый икән бит. Бактың исә ул машинада җилдерер өчен бензины да, ватыла калса, запчасте, страховка, салым... (санап та бетерерлек түгел) кирәк икән. "Тәти" кызларны да кафеларга алып керергә, чәчәк букетлары алып бирергә кирәк. Егетебез нишли инде? Әлбәттә, тагын кредит ала. Анысы да җитми бит! Аптырагансың икән! Әнә бит, чат саен тезелеп киткән шундый да "миһербанлы" акча бирү урынннары бар. Озаклап документлар тутырып торасы да юк, 10-15 минут эчендә син инде акчалы буласың. Кая карама "Акча бирәбез" дигән язулар эленеп тора. Бушка бирәләрме ни? Әмма акчалы, кәеф-сафа корган бәхетле мизгелләр өчен икеләтә генә түгел, бишләтә-унлата түләргә туры килә шул. Менә кайда ул капкын. Кредит өстендә кредит. Бата тәти егетебез, һай нык бата.

Бу очракта "юрганына карап аягын сузмаган", алдын-артын уйламаган, нәфсесен тыя алмаган кеше үзе гаепле дә булсын ди.

Ә яшәр җире булмаган, тормыш өчен иң кирәкле техника-җиһазлар алуга кредитка кергән яшьләрне ничек гаеплисең? Алар чарасызлыктан кредит алырга мәҗбүрләр. Ярдәм итәрдәй әти-әнисе, әби-бабасы булмаган яшьләргә тормыш корулары, ай-һай, бик авыр шул хәзер. Элек совет чорында бала-чага киемнәре өлкәннәрнеке белән чагыштырганда бермә-бер арзан иде. Ә хәзер кыйммәтрәк тә әле. Башкалары турында язып та тормыйм инде.

Менә алдымнан гына бала коляскасы тарткан ике яшь хатын-кыз үзара сөйләшеп бара. Чү, мин язасы темага сөйләшәләр бит болар.

  • Ипотека акчасын узган айны түләдек түләвен. Киләсе айныкын кайдан алырга икән?

Әй, бала, дип җәлләп куям эчемнән генә. Тагын 15-20 ел түлисең бар бит әле. Каян алырсың икән соң инде?

Менә шундый хәлләр. "Кредит, ипотека гомер буе түлисе" дип җырлап йөрергә генә кала. Я, Ходаем, кредитларны түләп бетерерлек гомер генә бирә күр инде.

АЙСЫЛУ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кредит, ипотека гомер буе түлисе