Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Котыру авыруыннан вакцинация саклый

Статистик мәгълүматларга караганда, котыру авыруыннан ел саен дөньяда 55 мең кеше вафат була. Күпчелегенең икътисады бик үк шәптән булмаган илләргә туры килүенә гаҗәпләнәсе юк, чөнки бу авыруга каршы көрәш, үз чиратында, финанс чыгымнары сорый. Ә инде алга киткән илләрдә вакытында вакцина ясалу, кыргый җанварларның үрчемен көйләү, сүз дә юк, уңай...

Статистик мәгълүматларга караганда, котыру авыруыннан ел саен дөньяда 55 мең кеше вафат була. Күпчелегенең икътисады бик үк шәптән булмаган илләргә туры килүенә гаҗәпләнәсе юк, чөнки бу авыруга каршы көрәш, үз чиратында, финанс чыгымнары сорый. Ә инде алга киткән илләрдә вакытында вакцина ясалу, кыргый җанварларның үрчемен көйләү, сүз дә юк, уңай нәтиҗәсен бирә.

Районның ветеринария инспекциясеннән хәбәр итүләренчә, республикада 1 ноябрьгә терлекләрнең котыру чире белән авыруның 295 очрагы теркәлгән. Азнакай районында - 12 очрак (шулардан: төлкеләр -7, песиләр - 3, 1 эт һәм 1 бозау). Мондый хәлләргә тарымас өчен ветеринария белгечләре терлекләргә ел саен вакцинация ясатырга киңәш итә. Авыл җирлекләрендә ул барлык төр мал-туарга бушлай, ихатада ясала. Ә инде шәһәрдә эт-песиләрне ветеринария учреждениесенә алып килергә кирәк.

Әгәр ихатадагы терлекләрнең, этләрнең, песиләрнең үз-үзләрен тотышында үзгәреш сизсәгез, бу хакта кичекмәстән ветеринария хезмәтенә хәбәр итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Котыру авыруыннан вакцинация саклый