Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Котлыйбыз Хәкимҗанов Фазылҗан Хәкимҗан улын!

Тымытык авылында гомер итүче кадерле әтиебез, бабабыз Хәкимҗанов Фазылҗан Хәкимҗан улының 13 сентябрьдә гомер бәйрәме - 90 яшьлек юбилее. Әтиебез 39 ел өзлексез Тымытык авыл Советында намус белән хезмәт иткән. Лаеклы сугыш һәм хезмәт ветераны. Ул бик күп мактау грамоталары һәм медальләр белән бүләкләнгән. Кадерле әтиебез, бабабыз, сине бу олы...

Тымытык авылында гомер итүче кадерле әтиебез, бабабыз Хәкимҗанов Фазылҗан Хәкимҗан улының 13 сентябрьдә гомер бәйрәме - 90 яшьлек юбилее.

Әтиебез 39 ел өзлексез Тымытык авыл Советында намус белән хезмәт иткән. Лаеклы сугыш һәм хезмәт ветераны. Ул бик күп мактау грамоталары һәм медальләр белән бүләкләнгән.

Кадерле әтиебез, бабабыз, сине бу олы юбилеең белән котлап, иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Көннәрең шатлык белән узсын, һаман шулай безгә терәк булып, балаларың һәм оныкларыңның күңел җылысын тоеп, озын гомер кичерергә язсын.

Утлар, сулар кичтең, батмадың,

Авыр еллар буйлар атладың.

Бирешмәдең җилгә, буранга,

Чын мәгънәсендә кеше булганга.

Чәчләреңә чал керсә дә,

Син бит безнең йөрәк түрендә.

Озак яшә, кадерлебез, авырмыйча,

Син дөньяда безгә бер генә.

Иң изге теләкләр белән: балаларың, оныкларың.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев