Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кодекс үзгәрешләр кертте

Россия Федерациясендә барган суд реформасы кысаларында быелның 8 мартында административ суд производствосы Кодексы кабул ителде. Ул гражданинның дәүләт инстанцияләре белән бәхәсләрен карауның аерым процедурасын билгели. 15 сентябрьдән әлеге Кодекс положениеләре административ һәм башка гамәви хокук мөнәсәбәтләреннән туган эшләрне карауда кулланыла. Субъектларның, гамәви власть органнарының һәм шәхси затларның хокук мөнәсәбәтләре спецификасы...

Россия Федерациясендә барган суд реформасы кысаларында быелның 8 мартында административ суд производствосы Кодексы кабул ителде. Ул гражданинның дәүләт инстанцияләре белән бәхәсләрен карауның аерым процедурасын билгели.
15 сентябрьдән әлеге Кодекс положениеләре административ һәм башка гамәви хокук мөнәсәбәтләреннән туган эшләрне карауда кулланыла.
Субъектларның, гамәви власть органнарының һәм шәхси затларның хокук мөнәсәбәтләре спецификасы судның административ процесста тагын да активрак ролен ныгыту юлы белән исәпкә алынган, бу исә якларның тигез хокуклыгын һәм җиңешүнең тиешле дәрәҗәсен тәэмин итү мөмкинлеге бирә. Аерым алганда, судның активлыгы аның эш буенча дәлилләрне мөстәкыйль тикшерү хокукында, норматив хокукый актларның законлылыгын тикшерү буенча эшләр каралганда нигезләмәләр һәм таләпләр чигеннән чыгу мөмкинлеген ныгытуда да күренә. Административ гариза бирүче тиешлене җавапка тарту белән килешмәгән очракта да суд, үз инициативасы белән, эш буенча җавап тотучыны икенче җавап тотучы сыйфатында да тартырга мөмкин.
Кодекста вәкиллек институты да аерым көйләү алган. Аның таләпләре нигезендә аерым категория эшләр бары тик вәкилләр аша гына алып барыла. Әмма югары юридик белеме булганнарга карата мәҗбүри вәкиллек шарты кулланылмый. Монда Кодексның 55 маддәсе нигезендә барлык вәкилләргә, шул исәптән адвокатлар өчен дә югары белем булу таләбе куела. Белем турында документлар судка китерелергә тиеш.
Кодекста административ эшләрне гадиләштерелгән суд производствосы тәртибендә карау очраклары да билгеләнгән. Ул түбәндәге очракларда кулланыла:
- барлык затлар эшне үзләреннән башка гына карауны сорап гариза язганда һәм аларның бу категория эшләрне карауда катнашулары мәҗбүри булмаганда;
- административ эшне гадиләштерелгән (язмача) тәртиптә карау турында административ дәгъва бирүченең ходатайствосы булганда, һәм административ җавап тотучы эшне шушы тәртиптә карауга каршы булмаганда;
- административ дәгъва гаризасында күрсәтелгән мәҗбүри түләүләр һәм санкцияләрнең гомуми суммасы 20 мең сумнан артмаганда.
15 сентябрьдән физик затлардан мәҗбүри түләүләр һәм санкцияләрне юллап алу турындагы эшләр буенча инспекторлар Кодекс положениеләренә нигезләнергә тиеш булачак. Физик заттан бурычларны кайтарып алу өчен салым җыючыларга суд процессын административ дәгъва гаризасы язу юлы белән (286нчы маддә) башкарырга туры киләчәк. Мондый төр эшләр 3 айга кадәрге срокта башкарыла (289 маддәнең 1 бүлеге). Әлеге эшләр буенча суд фәрманнары башка бирелмәячәк.
Яңа Кодекс гамәленә шулай ук җир һәм милекнең кадастр бәяләрен кире кагу белән бәйле эшләр дә эләгә. Исегезгә төшерәбез, җир салымы җир участогының кадастр бәясеннән чыгып (390 маддә) исәпләнә.
Сүз уңаеннан, Россия Федерациясенең кайбер субъектларында физик затларның милкенә салым объектларның кадастр бәясе нигезендә билгеләнә, ә инде 2020 елдан шундый тәртип барлык төбәкләргә дә кертеләчәк.
Әгәр милекче, юридик зат яисә гражданин, милегенең яки җир участогының кадастр бәясе дөрес исәпләнмәгән дип саный икән, ул аны суд аша кире кагарга хокуклы. Шунсын да әйтергә кирәк, мондый гариза белән судка күчемсез милек мәгълүматлары дәүләт кадастрына кертелгән вакыттан башлап, 5 ел эчендә мөрәҗәгать итә ала. Ә инде оешмаларның кадастр бәясе нәтиҗәләрен судка кадәр махсус комиссия карарга тиеш.
Шуны ассызыкларга кирәк, 2016 елның 15 сентябреннән, ягъни Кодексның төп положениеләре үз көченә кергәннән соң, эштә катнашучы затлар судка гаризаларын, ходатайстволарны, башка документларны электрон рәвештә җибәрә ала. Шулай ук интернет аша судтан суд актлары күчермәләрен, извещениеләрне, башка документларны (закончалык белән мәгълүматлар алу чикләнгәннәреннән тыш) , судка чакыру алырга мөмкин. Моннан тыш, суд акты аның файдасына кабул ителгән затның гаризасы нигезендә судьялар приставларга башкару кәгазьләрен имзаланган электрон документлар рәвешендә (353 маддәнең 4нче өлеше, 45 маддәнең 4нче өлеше) җибәрергә хокуклы.
Штраф санкцияләре турында да берничә сүз генә әйтеп үтәсе килә. РФ ГПКта каралган күпчелек штрафларның максималь күләме бүгенге көндә 1 мең сумнан артмый. Яңа Кодекс нигезендә суд процессында катнашучыларга карата суд чыгарган штрафлар күләме арта. Алар оешмалар өчен 50 мең сумнан, җаваплы затларга 30 мең сумнан, гражданнарга 5 мең сумнан да артык булмаячак (122 маддә). Суд мондый санкцияләрне, әйтик, әгәр якларның берсе вакытында суд каравына әзерлеккә аяк чалса яки суд процессында катнашуы мәҗбүри булган зат аңа җитди сәбәпләрсез килми калса, кулланырга мөмкин.
Административ эшләрне карауның гомуми срогы 2 ай (РФ Югары Суды өчен 3 ай). Үзенчәлекле булган аерым категория эшләр өчен кыскартылган срок та каралган: әйтик, гражданинны ирексез тәртиптә дәвалануга салу яки ирексез тәртиптәге дәвалану срогын озынайту турындагы административ эшләрне карау срогы 5 көн тәшкил итә.
Кодекс положениеләре административ хокук бозулар турындагы эшләргә карата кулланылмый. Димәк, административ җаваплылыкка тарту турындагы карарларны суд каравына 15 сентябрьдән соң да элеккеге тәртиптә бирергә мөмкин.
Азнакай шәһәр судының матбугат үзәге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кодекс үзгәрешләр кертте