Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Күктәкә моңга күмелде

Күктәкә авылын бер дә "кече авыл" дип әйтмәссең. Төзек, матур йортлар, тигез юллар, мул тормыш белән яшәүче халкы да шул хакта сөйли. - Аллага шөкер, дип яшибез, - ди бар гомерен ветеринария хезмәтенә багышлаган хезмәт ветераны Әхсән ага Мифтахов. - Авылыбыз матур, газы, суы кергән. Урамнарыбыз якты. Өйгә кергәндә карчыгың...

Күктәкә авылын бер дә "кече авыл" дип әйтмәссең. Төзек, матур йортлар, тигез юллар, мул тормыш белән яшәүче халкы да шул хакта сөйли.
- Аллага шөкер, дип яшибез, - ди бар гомерен ветеринария хезмәтенә багышлаган хезмәт ветераны Әхсән ага Мифтахов. - Авылыбыз матур, газы, суы кергән. Урамнарыбыз якты. Өйгә кергәндә карчыгың коймак пешереп, чәй кайнатып торса, шуннан да ары тагын ни кирәк инде. Ике улым бар, кайтып ярдәм итеп торалар. Мал-туарын да асрап торабыз әле.
- Авылда - күпчелек өлкән яшьтәгеләр. Әмма аларның берсе дә моң-зар белән яшәми, - дип сүзгә кушыла ветераннар советы рәисе Радик Солтанов. - Чөнки тормыш шартларыбыз яхшы. Республика һәм район җитәкчелегенең кайгыртучанлыгын һәм даими ярдәмен тоеп яшибез. Төрле программалар нигезендә авылыбыз яңара, төзекләнә. Әле менә бар уңайлыклары булган бер дигән ФАП төзеп куйдылар.
Күктәкә авылында тырыш халык яши. Мондагы шәхси хуҗалыкларда гына да 110 баш савым сыер асрала. 350 кешесе булган авыл өчен бик зур сан бу. "Күктәкәлеләр мал-туар асрау буенча тымытыклылардан аз гына калыша", - ди авыл җирлеге башлыгы.
Шәһәребез артистлары кече авыл бәйрәменә күчтәнәч-концерт программасы белән килгәннәр иде. Күңелләрне җилкендергән моңлы, дәртле җырлар, гармун моңы мәдәният йорты диварларына гына сыешмыйча, авыл урамнарына таралды.
Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Књктђкђ моћга књмелде