Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Көн узганчы юл җәеп киткәннәр

- Шәһәребездә яхшы якка үзгәрешләр бигрәк күп хәзер. Бер-ике көнгә туганнарыма авылга кунакка кайткан идем. Килүемә яшәгән йортыбызның подъезд кырыйларына өр-яңа юл түшәп куйганнар. Әллә ялгыш кайттыммы дип торам. Әле ике ел алдан тротуарны да шулай тиз генә яңартып алганнар иде. Аңа кадәр хатын-кызлар шунда туфли үкчәләрен сындыра иде. Машиналылар...

- Шәһәребездә яхшы якка үзгәрешләр бигрәк күп хәзер. Бер-ике көнгә туганнарыма авылга кунакка кайткан идем. Килүемә яшәгән йортыбызның подъезд кырыйларына өр-яңа юл түшәп куйганнар. Әллә ялгыш кайттыммы дип торам. Әле ике ел алдан тротуарны да шулай тиз генә яңартып алганнар иде. Аңа кадәр хатын-кызлар шунда туфли үкчәләрен сындыра иде. Машиналылар яз-көз батып яталар иде. Хәзер әнә көзге кебек. Рәхмәтләребезнең чиге юк , - дип шатлыгын уртаклашты күршедәге Хәсәнов урамы, 28 нче йортта яшәүче танышым.

Әйе, мондый куанычлы әңгәмәләрне хәзер бик еш ишетергә туры килә. Менә тагын җәйге сезонга кердек. Шәһәребез урамнарында, юлларда эссе көннәргә дә карамастан, фидакарь юл төзүчеләрне очратабыз. Димәк, быел да юлларны төзекләндерү, яңаларын салу буенча шактый эшләр башкарыла. Бу хакта тулырак мәгълүмат алу өчен шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Расих Шәкүровка мөрәҗәгать иттек.

- "Тайгер" ҖЧҖ һәм "Татнефтедор" ҖЧҖ Азнакай автомобиль юллары идарәсе тарафыннан төрле программалар нигезендә шактый эшләр башкарыла, - диде ул. - "Торак пуктларын урам-юл челтәрен норматив халәткә китерү" республика программасы буенча Азнакай муниципаль районына билгеләнгән лимит 20 млн. сум. Әлеге планга Совет ур., 4-4А-2Б-6; Октябрьский ур. 18; Подгорная; Чулпан; Достоевский; Мәрҗәни, 8; Заречная; Гоголь; Газинур (су үздыру торбасы кую); Ершов; Кошевой; Яңа Юл микрорайонындагы Чалтугай, Кол Шәриф, Чәчәкле, Кояшлы урамнары автомобиль юллары керә. Шактый гына эшләр үтәлде дә инде. Мәсәлән, Чулпан урамында 1420 кв. метр; Мәрҗәни, Совет урамнарында 2459 кв.м. ; Заречная, 8 дә 1268кв.м.; Гоголь, Ершов, Кошевой, Октябрьский, 18, Подгорная, Яңа Юл микрорайонының Чәчәкле урамында 2700 кв.м. һәм Кол Шәриф урамнарында юллар төзекләндерелде. Барлыгы 13 млн. 30 мең сумга 15 мең кв. метр юл түшәлде.

Ә менә юл фонды хисабына (15,600 млн. сум) Совет; Мәктәп; Нефтьчеләр урамы, 21; Солтангалиев, 31; Гурьянов, 18; Болгар, 34; Ленин 35,38; Гагарин, 17, 19; Ямашев ,1; Ленин 5,7,9; Баһаветдинов ,4; Сөембикә, 2,4,6; Хәсәнов урамнары 21, 23 нче йорт алды торотуарларын яңарту һәм төзү; Солтангалиев ур, 25; Ленин ур., 12; Хәсәнов ур., 1,8; Нефтьчеләр, Сәйдәшев, Лобачевский-Пушкин, Киров, Заречная урамнарын яңарту; Нефтьчеләр урамындагы тукталышны төзү кебек эшләр кертелгән.

Бүгенге көндә Сөембикә урамы 2,4,6; Гурьянов ур., 18; Гагарин ур., 17,19; Ленин ур., 5,7, 9,12, 35,38; Болгар ур., 34; Нефтьчеләр урамнарында тротуарлар салынган инде. Барлыгы 4 млн. сумга 3,2 мең кв.м. эш башкарылган.

"Район үзәкләре һәм ТР шәһәрләренең гамәлдә булган юл-урам челтәренә асфальт-бетон түшәп ремонтлау" программасы буенча финанслау лимиты 15 млн сум тәшкил итә. Нефтьчеләр урамы ( 5063кв.м.), Солтангалиев (3388кв.м.), Сөембикә (2538 кв.м.), Хәсәншина (929 кв.м.),Гагарин (2734 кв.м.) эш башкарылган. Барлыгы 13 млн.364 мең сумга 17,8 мең кв.м. эш башкарылган.

Яшәгән җиребезнең төзеклеге, матурлыгы үзебездән -яшәүчеләрдән дә тора. Йөргән юлларыбыз тигез, уңайлы булсын өчен аларны күз карасыдай саклау тоту зарур.

Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Көн узганчы юл җәеп киткәннәр