Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Көн туса яңа хәбәр

Шимбә, 29 сентябрьдә Азнакай шәһәре Сөембикә урамында (Мәдәният йорты каршы һәм элекке "Кулинария" кибете тирәсендә), Актүбә бистәсенең базар мәйданында Өлкәннәр көне уңаеннан авыл хуҗалыгы ярминкәләре оештырыла. Иртәнге 8.00 сәгатьтән алып 12.00 сәгатькә кадәр эшләгән бәйрәм ярминкәсендә крестьян-фермерлык һәм шәхси хуҗалыклар халыкка үз продукциясен тәкъдим итә. Үзешчәннәребез бик матур концерт программасы...

Шимбә, 29 сентябрьдә Азнакай шәһәре Сөембикә урамында (Мәдәният йорты каршы һәм элекке "Кулинария" кибете тирәсендә), Актүбә бистәсенең базар мәйданында Өлкәннәр көне уңаеннан авыл хуҗалыгы ярминкәләре оештырыла. Иртәнге 8.00 сәгатьтән алып 12.00 сәгатькә кадәр эшләгән бәйрәм ярминкәсендә крестьян-фермерлык һәм шәхси хуҗалыклар халыкка үз продукциясен тәкъдим итә. Үзешчәннәребез бик матур концерт программасы белән чыгыш ясаячак. Бәйрәм ярминкәләренә рәхим итегез!
***
27 сентябрьдә халыкара "Планетаны чүптән чистартыйк" көненә багышлап, мәктәпләрдә бердәм экология дәресе узды.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән белән берлектә ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы республикабызда аны өченче елын үткәрә. Ул укучыларның экологик белемен арттыруга, туган як табигатенә сакчыл караш тәрбияләүгә ярдәм итә.
***
Сентябрь азагында Казанда узган бокс буенча V Бөтенроссия турнирында Азнакай шәһәренең «Юбилейный» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбеннән Ренас Ганиев (тренеры Морат Галлиев) үз авырлык категориясендә (91 кг) чемпион булды һәм спорт мастеры кандитаты нормативын үтәде.
***
"Үз дөньябызны үзебез төзибез" республика социаль проектлар конкурсында катнашып, "Идея бар!" номинациясендә Актүбә 1 нче урта мәктәбе укучылары Алена Колесова, Розалина Нуруллина, Эльвина Фәттахова, Лиана Шәрифуллина (җитәкчеләре А.Королева) икенче урынны алды. "Развитие" балалар иҗаты үзәгендә тәрбияләнүче Эльмира Соснова, Азамат Вилданов, Анастасия Чигиренко (җитәкчеләре А.Бондаренко) өченче урынга лаек булды.
***
ТРның Азнакай районы һәм шәһәре буенча хәрби комиссариат бүлеге илебезнең Хәрби Кораллы Көчләре сафында хезмәт иткәннәрне контракт буенча хәрби хезмәткә җыя. Контракт 19-30 яшьтәгеләр белән хәрби хезмәтне 201нче хәрби база (Таҗикстан Республикасы) һәм Казан гарнизоны комендатураларында үтүгә төзелә.
Тулырак белешмә алу өчен хәрби комиссариат бүлегенә (7нче кабинет) яки 7-26-68 телефоны аша мөрәҗәгать итәргә кирәк.
***
Хөрмәтле укучыларыбыз! Газетабызга 2013 елның беренче яртыеллыгына язылу бара.
Алга таба да район яңалыкларыннан, вакыйгалардан хәбәрдар булып тору, тормышта мөһим һәм файдалы мәгълүмат алу өчен газетабызга язылырсыз, дип ышанабыз.
"Маяк" газетасына барлык почта элемтә бүлекләрендә, киоскларда, матбугат таратучылар аша язылырга мөмкин.
Киләсе елның беренче яртыеллыгына "Маяк" газетасына язылу бәясе үзгәрешсез - 297 сум 96 тиен калды.
Язылыгыз, укыгыз, файдасын күрегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев