Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кәкре Елга авылы укучыларына сәламәтлек кадерен аңлаттылар

​​​​​​​Азнакай «Өмет» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре профилактик эш алып бару кысаларында Кәкре Елга авылы мәктәбе укучылары белән «Сәламәт тәндә - сәламәт рух» дип исемләнгән дәрес уздырдылар.

“Сәламәтлек – иң зур байлык һәм ул күп очракта сәламәт яшәү рәвеше алып баруга бәйле”, - дип сөйләде гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең социаль педагогы Лилия Лотфуллина. Психолог Ләйсән Хаҗиева сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга юнәлдерелгән психологик уеннар һәм викториналар үткәрде. Төркем дәресенең ахырында балаларга буклетлар һәм белешмәләр тапшырылды.

Гөлназ Габдуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев