Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Күкләрдән төшкән ярдәм

Бу хәл унҗиде еллар элек, декабрь азакларында булды. Кызым бәби алып кайтты, куанычыбызның иге-чиге булмады. Ләкин шатлыгыбыз озакка бармады, чөнки 20 көнлек сабыйга тумыштан бавырында яман чир дигән диагноз куйдылар да, республика сырхауханәсенә самолет белән озаттылар. Бер-ике көн үттеме икән, кызым шалтырата: "Әни, ашыйсым килә, берәр нәрсә җибәр әле", -...

Бу хәл унҗиде еллар элек, декабрь азакларында булды. Кызым бәби алып кайтты, куанычыбызның иге-чиге булмады. Ләкин шатлыгыбыз озакка бармады, чөнки 20 көнлек сабыйга тумыштан бавырында яман чир дигән диагноз куйдылар да, республика сырхауханәсенә самолет белән озаттылар. Бер-ике көн үттеме икән, кызым шалтырата: "Әни, ашыйсым килә, берәр нәрсә җибәр әле", - ди.
Бәхетемә, эшебездә баш механик Казанга запчастьләр алырга барырга тиеш икән. Мин дә шул машинага утырып барырга рөхсәт алдым.Төне буе ризыклар пешеренеп, икенче көнне төш вакытында юлга чыктык. "Газель" машинасы рулендә яңа гына эшли башлаган 22 яшьлек егет. Ярты юлны узгач, кинәт кенә буран чыкты, юлда бернәрсә күренми, көчкә барабыз. Шоферыбыз әллә йокымсыраган, әллә машинабыз шугалакка эләкте, юл кырындагы чокырга төштек тә киттек. Кабина тәрәзәләре коелды, фаралар ватылды һәм без көч-хәл белән тәрәзә аша тышка чыктык. Бактан бензин ага, тышта катып үләрлек суык, буран котыра. Олы юлга чыгып, машиналарны туктатырга тырышып карыйбыз, туктаучы юк, үтәләр дә китәләр. Ярдәм сорап шалтыратырга ул чакта кесә телефонары да юк иде әле. Бер сәгать чамасы вакыт үтте, суык җелекләргә төште, аяклар бөтенләй тыңламый башлады. Башыңа төшсә, башмакчы булырсың диюләре хак икән. Елый-елый юл буенда йөргәндә кинәт кенә әнкәйнең бәләкәй чакта өйрәткән догалары искә төште. Шуларны кат-кат кабатлап, Аллаһы тәгаләдән ярдәм сорарга тотындым. Ни гаҗәп, яныбызга олы "КамАЗ" машинасы килеп туктады. Тагын берничә машина туктап, ярдәм итәргә тотындылар. Берәүләр миңа термостан кайнар чәй салып бирделәр, эчкә әз булса да җылы йөгерде. Шулай итеп, машинаны тартып чыгарып, төн уртасында Казанга барып җиттек.
Менә шушы вакыйгадан соң мин илаһи көчнең барлыгына ышана башладым. Кайгы-хәсрәтләрне күп күрергә туры килде, ләкин беркайчан да куркып калмадым, бәхетсезмен дип елап утырмадым, чөнки авырлыкларны җиңәргә ярдәм итүче Аллаһы тәгалә бар.
Оныгыма килгәндә, Аллага шөкер, Казанның иң олы профессорлары консилиум җыеп, кызыгыз үлә, яшәми дип җибәрсәләр дә, ул бик чибәр, акыллы булып буй җиткерде.
Чәчкә Гәрәева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Күкләрдән төшкән ярдәм