Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кичке алтыга Азнакай районында яшәүчеләрнең 60 процентка якыны тавыш биргән

Бүген Азнакай муниципаль районында 38 сайлау участогы эшли. 18.00 сәгатькә авылларда яшәүчеләрнең 60 процентка якыны үзара салым буенча референдумда тавыш биреп өлгергән.

(18 ноябрь, Азнакай, “Маяк”) Мәсгут авыл җирлегендә тавыш бирәсе санаулы кеше генә калган.

- Иртәдән бирле җанлылык бездә. Җитди сәбәпләр нәтиҗәсендә үзләре сайлауга килә алмаган авылдашларыбыз өйләрендә тавыш бирде. Хисап елында халыктан кергән һәм республикадан шуңа өстәп бирелгән субсидия акчалары зиратларны карауга, юлларны төзекләндерүгә, кышын аларны кардан чистартуга тотылды. Эш күзгә күренгәч, халык та канәгать. Киләсе елда бу эшләр дәвам иттереләчәк. Шуңа өстәп, Яхшыбай авылына һәйкәл куярбыз дип торабыз, - ди авыл җирлеге башлыгы.

Урманай җирлегенә 1 Май һәм Урманай авыллары карый. Монда халык референдумда шулай ук актив катнаша.

- Безнең җирлеккә караган ике авылда 822 кеше гомер итә, шөкер, аларның һәрберсе үзара салымның кирәклеген, аның никадәр мөһим булуын аңлый. Чөнки үзара салым программасы күптәнге проблемаларны хәл итүдә ярдәм итә. Быел җыелган акчаның шактый өлеше юллар төзекләндерүгә юнәлдерелгән булса, киләсе елга үзара салым акчасын Урманай, 1 Май авылларында су линияләрен ремонтлау өчен тотарга дип исәплибез, - ди авыл җирлеге башлыгы Айдар Закиров.

Сүз уңаеннан, әлеге программа гамәлгә кергәннән алып, бүгенге көнгәчә Азнакай районында 19 миллион 136 мең сум күләмендә үзара салым акчасы җыелган. Субсидия акчасын да исәпләгәндә, соңгы биш елда авыл җирлекләренә 95 миллион 374 мең сум акча бирелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев