Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Хыялый студент

Юрганыңа карап аягыңны суз – бу сүз бик дөрес, хыялны да чамалап кына хыялланырга кирәк. Алла ярдәме белән барысы да булыр.

1970 елларда миллион сум оту турында хыялланып булмый иде, чөнки лотореяда иң кыйбат әйбер – 5600 сумлык “Волга” машинасы уйналды. Ә минем аны откан бәхетле кешене күргәнем түгел, ишеткәнем дә булмады. Бер генә цифры туры килмәгән очраклар була иде. Ул 1 сумны да саклык кассасыннан лотореялата гына түлиләр иде. Минем фикер: машина ота торган номерлы билетны сатуга чыгармадылар булса кирәк.

Чистай авыл хуҗалыгы техникумында укыган чак. Июнь аенда соңгы имтиханны бирдек. Уку буенча минем барысы да яхшы, әмма кесәмдә сукыр бер тиен дә юк. Безгә 20 сум стипендия бирәләр. Ун сумы – фатир хуҗасына, калганы бетте. Туган авылга кайтырга да акча юк.

Хуҗабыз “Известия” газетасы алып укый. Шуның соңгы битендә сирәк кенә бер игълан басыла. Мисал өчен: “Инюрколлегия разыскивает родственников Михаила Фокина, умершего в Канаде”. Минемчә, бу кеше сугыш вакытында немецларга пленга эләккән дә, ниндидер сәбәпләр аркасында Канадага барып төпләнгән. Шунда гомер иткән, мөлкәт җыйган, гүр иясе булган. Үзе үлгәч, Канадада калган мирасына хуҗа булмагач, безнең илгә хәбәр биргәннәрдер. Безнең әтинең дә бертуган энесе Бөек Ватан сугышында югалган. Аны да шулай язмыш исән калдырып, Канадага илтеп ташлаган булса... Ул без, туганнарын, эзләп табып, почтовый перевод белән миңа (чөнки мин аның исемен йөртәм) әз генә, бер 20 сум гына акча җибәрсә иде...

Фатирга мин базар аша кайтам, хыялланып барып, ипи алырга онытканмын. Кире борылып, универмаг яныннан узганда, күзгә бөгәрләнгән саргылт кәгазъ кисәге ташланды. Ул чүпне иелеп алдым да кесәгә тыктым. Башны бер якка да боргаламыйча, кибеткә кереп

качтым. Керү белән зур тәрәзәдән базар ишек алдын күзәтәм. Бер кем дә югалган әйберен эзләми! Әзрәк торгач, мин кибеттән чыктым да, алга гына карап, фатирга йөгердем. Кайткач, кесәдән табышны чыгарсам – 10 сумлык акча! Кире илтеп бирү турында сүз юк. Акча минеке! Минем юлга аны Аллаһы тәгалә хәстәрләп куйган. Менә бит, хыял тормышка ашты!

Юрганыңа карап аягыңны суз – бу сүз бик дөрес, хыялны да чамалап кына хыялланырга кирәк. Алла ярдәме белән барысы да булыр.

Ухтияр Илюхин

Фото https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев