Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Хөрмәтле азнакайлылар!

Татарстан Республикасында Донбасс җирлегендә барган махсус хәрби операциядә катнашу өчен “Алга” һәм “Тимер” ирекле мотоукчы батальоннары төзелә.

Хәрби хезмәт үткән һәм запастагы ир-егетләребезгә мөрәҗәгать итәбез: без булмасак, кем безнең хәрбиләргә ил чикләрен фашизмнан саклауда  ярдәм итәр?!  

Контракт төзүчеләргә каралган түләүләр:

–300 мең сумнан алып, акчалата түләү, хәрби дәрәҗәгә бәйле рәвештә;

–контракт  төзегәндә Татарстан Республикасыннан бер тапкыр түләнелә торган сумма күләме 360 мең сум;

–хәрби хәрәкәтләрдә турыдан-туры катнашканда һәр тәүлеккә 8 мең сум өстәмә түләү;

– хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре турында социаль кайгырту;

–хәрби хәрәкәтләр ветераны статусы бирү;

– “Ветераннар турында” федераль законда каралган ташламалар;

 –пенсия түләүләре өчен еллар исәбе 1 айга 3 ай итеп билгеләнә.

–хәрби хезмәт үтү турында контракт 6 айдан башлап срокта төзелә;

–хәрби хезмәтне Татарстан батальоннары составында үтәргә.

Махсус хәрби операциядә катаншучылар, аларның гаилә әгъзаларының хокуклары һәм социаль гарантияләр

–иминият тәэмин ителеше, бер тапкыр бирелә торган пособие;

 –бер тапкыр түләү, ай саен акчалата компенсация;

–туендыручысыз калганда пенсия;

–балаларны уку йортларына сынауларсыз кабул итү;

–кредитларны тулысы белән, срогыннан алда түләүдә ярдәм итү;

–гаилә әгъзаларына ярдәм күрсәтүдә социаль хезмәткәрләр билгеләү, балаларның бушлай җәйге ялын оештыру.

Барлык сораулар белән Азнакай шәһәре, М.Солтангалиев 4А адресында урнашкан хәрби комиссариатка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Телефоннар: 7-29-79, +7986-723-56-83.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев