Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Холыклары туры килгән

​​​​​​​Хатип һәм Фәридә Хәниповлар Буралы авылында яшиләр.

Лаеклы ялга чыккач, шәһәр тормышын ташлап, Хатип аганың туып-үскән нигезенә кайтып төпләнәләр алар.

Матур итеп йорт төзеп, бакчаларында яшелчәсен, җиләк-җимешен мулдан үстереп, кош-корт асрап көн күрәләр.

Буралы – буалы авыл, шуңа күрә биредә каз асрарга бик уңайлы. Хәниповлар да яздан кар төшкәнче шулар белән мәш киләләр.

– Буа буенда казлар саклап, ярты яшәреп китәм, – ди йорт хуҗасы.

Гадәттә, ир белән хатын холыклары буенча бер-берсенә капма-каршы була.

– Характерлар туры килмәсә яши алмыйсың, – ди Хатип ага. – Үзем бик кызу кеше, Фәридә дә кызу, сүлпән булса, тормаган булыр идем.

Кызу – һич тә тиз кабынып китүчән түгел, бу очракта җитез, эшне җәһәт башкаручан дигәне аңлата. Шулай булмаса, бу кадәр өйләр салып, зур хуҗалык алып барып булмас иде.

– Сәламәтлек кенә кирәк, бөтен нәрсә бар. Хәрәкәттә – бәрәкәт, сугымга мал да асрыйбыз әле. Авыл җирендә мал-туарсыз ничек яшәмәк, көн үткәрмәк кирәк, – ди Фәридә ханым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев