Хисләр белән идарә итәргә өйрәттеләр - ФОТО
ҖӘМГЫЯТЬ

Хисләр белән идарә итәргә өйрәттеләр - ФОТО

​​​​​​​«Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсендә социаль педагоглар Аминә Әхмәтшина һәм Лилия Лотфуллина «Тормыш кыйммәтләрен формалаштыру һәм үз-үзеңне тоту күнекмәләрен үстерү» программасы буенча «Безгә хисләр кирәк» дигән чара үткәрде.

Чара тренинг элементлары белән лекция-әңгәмә рәвешендә узды. Балалар хис-кичерешләр ачылуга йогынты ясый торган факторлар турында, үз эмоциональ халәтеңә ирекле йогынты күнекмәләрен ничек үстерергә кирәклеге турында белделәр. Чара позитив нотада узды, балалар бик теләп биремнәрне үтәделәр.

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев