Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Хезмәттәшебез Лиза Нурлыева “Ел фемидасы” республика конкурсында җиңү яулады

Россия Федерациясе суд системасы һәм Татарстан Республикасы судлары эшчәнлеген массакүләм мәгълүмат чараларында иң яхшы яктырту буенча «Ел фемидасы» республика конкурсына йомгак ясалды.

Җиңүчеләр арасында безнең хезмәттәшебез –“Маяк” газетасы бүлек мөдире Лиза Нурлыева да бар. Ул “Массакүләм мәгълүмат чаралары арасында рус телендә иң яхшы язма” номинациясендә җиңү яулады.
Лиза Рөстәм кызын бүген район башлыгы Марсель Шәйдуллин һәм Азнакай шәһәр суды рәисе Илдар Шәрифуллин да тәбрикләп, аңа иҗат уңышлары теләделәр. 

Районыбыз суд эшчәнлеген яктыртуда нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен Илдар Шәрифуллин шулай ук редакция коллективын Рәхмәт хаты белән бүләкләде. 
 Бүген "Маяк" газетасы нәшер ителә башлауга 92 ел тулды. Бу уңайдан район башлыгы Марсель Шәйдуллин да коллективка котлау сүзләрен ирештерде.
- Әлеге истәлекле көндә бергә еллар дәвамында алып барылган үзара  хезмәттәшлек, газета укучы райондашларыбызга  карата хөрмәтегез өчен чын күңелдән рәхмәтемне җиткерәм. Каләм көчегез киләчәктә дә кимемәс, журналистика үсешенә, милли матбугатыбыз һәм мәдәниятебезне, районның социаль-икътисади тормышын үстерүгә алга таба да лаеклы өлеш кертерсез дип ышанам, - диде район башлыгы һәм истәлек итеп "Маяк" газетасы редакторы Фәрхәт Шәйхуловка районның 90 еллыгы уңаеннан нәшер ителгән китапны тапшырды.
Зур ихтирамга лаек, һәрвакыт “алгы сызыкта” булган, вакыйгаларның үзәгендә кайнаган хезмәттәшебезне зур җиңүе белән котлыйбыз, сәламәтлек, күтәренке рух һәм яңадан-яңа уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев