Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Күңелле мизгелләргә бай булды

Күңелле кышкы каникуллар артта калды. Әмма ике атна дәвамында алган тәэсирләр онытылырлык түгел. Бәйрәм көннәре балалар өчен төрле чараларга бай булды. Һәр микрорайонда Чыршы янында Кыш бабай һәм Кар кызы балалар өчен уеннар, бәйгеләр үткәрде. Балалар иҗаты үзәкләре дә тынып тормады: Азнакайда да, Актүбәдә дә тематик дискотекалар, викториналар, аулак өйләр,...

Күңелле кышкы каникуллар артта калды. Әмма ике атна дәвамында алган тәэсирләр онытылырлык түгел. Бәйрәм көннәре балалар өчен төрле чараларга бай булды.

Һәр микрорайонда Чыршы янында Кыш бабай һәм Кар кызы балалар өчен уеннар, бәйгеләр үткәрде. Балалар иҗаты үзәкләре дә тынып тормады: Азнакайда да, Актүбәдә дә тематик дискотекалар, викториналар, аулак өйләр, кышкы урманга сәяхәтләр оештырылды. Су-сәламәтләндерү комплексларында укучылар күңелле стартларда ярыштылар.


Кемнәрдер мәктәптән аерылып та тормады. Каникул чорында 13 мәктәп яны лагере эшләде. Анда барлыгы 620 бала йөрде. Түбәнрәк сыйныф укучылары спорт һәм мәдәни чараларда күңел ачса, техник иҗат белән шөгыльләнсә, өлкәннәр имтиханга әзерләнеп, консультацияләргә йөрде.

Мәгариф идарәсе начальнигы Эльвира Зарипова инициативасы буенча 2 нче мәктәптә һәм 4 нче лицейда татар халык биюләре остаханәләре эшләде. Хореографлар Миләүшә Зарифуллина Һәм Лилия Закирова бию серләренә төшендерде.


"Ачыш" проекты кысаларында укучылар предприятиеләргә, музейларга сәяхәт кылды.

Нәфисә ШӘФЫЙКОВА,

тәрбия эшләре буенча мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Күңелле мизгелләргә бай булды