Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кече туганнарыбызга ярдәм кулын сузыйк

Ашыгып-ашкынып пар атларда Яңа ел якынлаша! Барыбыз да ниндидер тылсым көткән сихри бер халәттә яшибез. Якыннарыбызны котлыйбыз,бүләкләр, Яңа ел табынына куярга тәмле-тәмле ризыклар эзләп, кибетләргә йөгерәбез. Дөнья мәшәкате артыннан чабып,тирә-юньгә дә күз салырга онытмыйк, кадерле дусларым! Янәшәбездә дүрт аяклы "кече туганнарыбыз"- кышның салкын көннәрендә бездән яклау көтә. Мул табыннарыбыздан калган...

Ашыгып-ашкынып пар атларда Яңа ел якынлаша! Барыбыз да ниндидер тылсым көткән сихри бер халәттә яшибез. Якыннарыбызны котлыйбыз,бүләкләр, Яңа ел табынына куярга тәмле-тәмле ризыклар эзләп, кибетләргә йөгерәбез. Дөнья мәшәкате артыннан чабып,тирә-юньгә дә күз салырга онытмыйк, кадерле дусларым! Янәшәбездә дүрт аяклы "кече туганнарыбыз"- кышның салкын көннәрендә бездән яклау көтә. Мул табыннарыбыздан калган ризыклардан аларга да өлеш чыгарсак иде, мәрхәмәтле кешеләр! Бер-беребезгә игътибарлы, ихтирамлы булып яшик! Барча кешегә Яңа-ел ныклы сәламәтлек, яңа яуган энҗе кар бөртекләредәй бәхет чаткылары, гаиләләребезгә иминлек,илләребезгә тынычлык алып килсен! Яңа еллар белән!

Гөлчәчәк Хаҗиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кече туганнарыбызга ярдәм кулын сузыйк