Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Казан Кремле һәм Кол Шәриф мәчете рәсемнәре тавыш бирүнең беренче баскычын узган

(Казан, 11 июль, "Татар-информ", Лилия Локманова). 200 һәм 2 меңлек банкнотларда сурәтләнәчәк символлар өчен Россиядә 63 мең кеше SMS аша тавыш биргән. Социаль челтәрләр аша тавыш бирүчеләр саны - 386 мең. Бу хакта бүген "эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә Казан Башкарма комитетының икътисади үсеш комитеты рәисе Илдар Шакиров хәбәр итте. Ул билгеләп...

(Казан, 11 июль, "Татар-информ", Лилия Локманова). 200 һәм 2 меңлек банкнотларда сурәтләнәчәк символлар өчен Россиядә 63 мең кеше SMS аша тавыш биргән. Социаль челтәрләр аша тавыш бирүчеләр саны - 386 мең. Бу хакта бүген "эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә Казан Башкарма комитетының икътисади үсеш комитеты рәисе Илдар Шакиров хәбәр итте.

Ул билгеләп үткәнчә, тавыш бирүчеләр тарафыннан 3,7 мең символ тәкъдим ителгән, шуларның 18се генә 5 меңнән артык тавыш җыеп, беренче баскычны узган. Алар арасында Казан Кремле, Кол Шәриф мәчете бар. Хәзер исә Казан (Идел буе) федераль университеты өчен дә актив рәвештә тавыш бирү бара. "Мәскәү, Краснодар крае, Мәскәү һәм Сверловск өлкәләрендә яшәүчеләр актив рәвештә символлар өчен тавыш бирә. Әлеге процесста актив катнашучы 10 төбәк арасында Татарстан булса да, безнең тавышлар 2,7 процентны гына тәшкил итә. Үзебезнең кунакчыл урыннарны таныту өчен бу гына аз", - дип саный Илдар Шакиров һәм гражданнарны Казанны тагын да танытачак символлар өчен тавыш бирергә өндәде.

Өч этапта уздырылучы бәйгенең җиңүчеләре 7 октябрьдә билгеле булачак. Конкурс Россия Банкы тарафыннан оештырыла.

Чыганагы http://tat.tatar-inform.ru/news/2016/07/11/122906/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Казан Кремле һәм Кол Шәриф мәчете рәсемнәре тавыш бирүнең беренче баскычын узган