Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кай арада җәй үткән, укырга вакыт җиткән!

Һәй, бу җәйнең кыскалыклары! Әле генә соңгы кыңгырау чыңлаган иде, календарьда инде 1 сентябрь дә җиткән! Каникулларга ничек очынып таралышкан булсалар, укучылар Белем көненә дә шулай ашкынып килде. Өч ай буена таныш стеналар да, укытучылар да, сыйныфташлар да бик сагындырган. Шәһәребезнең 7 нче мәктәбендә исә 1 сентябрь аеруча тантаналы төстә...

Һәй, бу җәйнең кыскалыклары! Әле генә соңгы кыңгырау чыңлаган иде, календарьда инде 1 сентябрь дә җиткән! Каникулларга ничек очынып таралышкан булсалар, укучылар Белем көненә дә шулай ашкынып килде. Өч ай буена таныш стеналар да, укытучылар да, сыйныфташлар да бик сагындырган.

Шәһәребезнең 7 нче мәктәбендә исә 1 сентябрь аеруча тантаналы төстә узды. Нәкъ моннан 25 ел элек ул беренче «карлыгачларын» кабул иткән иде. Чирек гасыр дәвамында 2 меңнән артык егет-кызны олы тормыш юлына очырган. Шуларның 185е мәктәпне алтын һәм көмеш медальгә тәмамлаган. Хәзер дә укучыларның 70 проценттан артыгы яхшы билгеләренә генә укый, олимпиадаларда, төрле конкурсларда призлы урыннар яулап куандыралар.

- Безнең мәктәп элекке традицияләрен саклап яши. Педагогларыбызның 90 проценттан артыгы югары һәм беренче категорияле, 22 укытучы тармак бүләкләренә ия, 10 укытучыбыз «Безнең иң яхшы укытучы» гранты иясе, 5 укытучы «Ел укытучысы», «Ел сыйныф җитәкчесе» конкурсында җиңүче. Бүген иң яңа технологияләр, инновацион проектлар кулланып, сыйфатлы белем бирү өчен тырышабыз, - ди мәктәп директоры Рәфкат Мөгътәсимов.

7 нче мәктәп һәрчак заман белән бергә атлады. Биредә беренчеләрдән булып гимназия, профильле сыйныфлар ачылды, Л.Занков системасы кертелде. Хәзер федераль стандартлар буенча кече яшьтәге мәктәп укучылары өчен йокы һәм уен бүлмәләре булдырылган, бүлмәләр яңача техник җиһазландырылган. Тагын беренчеләр сафында «Инклюзив белем бирү» проектында катнашалар.

Белем көнендә 7 нче мәктәп коллективының бәйрәм шатлыгын муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов уртаклашты һәм аеруча уңышка ирешкән педагогларга, юбилярларга бүләкләр тапшырды.

Сүз уңеннан

Яңа уку елында мәктәп бусагасын беренче тапкыр 725 бала атлап керә. Бу - соңгы еллар белән чагыштырганда иң зур күрсәткеч.

Быел районда 4 мәктәп республика программасы буенча капиталь ремонт кичерде, 4 мәктәптә «Уңайлы мохит» федераль программасы буенча эшләр башкарылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кай арада җәй үткән, укырга вакыт җиткән!