Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кардәшлеккә чикләр юк

Тарсус һәм Азнакай шәһәрләре арасында мәдәни һәи икътисади элемтә урнаштырылуның 15 еллыгын тантаналы төстә билгеләп үтү йөзеннән, шәһәребезгә төрек туганнарның зур делегациясе килде. Программада төрле бәйрәм чаралары, шул исәптән Тарсус шәһәре сәнгать осталары концерты, волейбол командалары арасында иптәшләрчә очрашу, Азнакайның җитештерү предприятиеләрендә, сәламәтләндерү-спорт комплексларында булу, Актүбә эшчеләр бистәсенең балалар сәнгать...

Тарсус һәм Азнакай шәһәрләре арасында мәдәни һәи икътисади элемтә урнаштырылуның 15 еллыгын тантаналы төстә билгеләп үтү йөзеннән, шәһәребезгә төрек туганнарның зур делегациясе килде. Программада төрле бәйрәм чаралары, шул исәптән Тарсус шәһәре сәнгать осталары концерты, волейбол командалары арасында иптәшләрчә очрашу, Азнакайның җитештерү предприятиеләрендә, сәламәтләндерү-спорт комплексларында булу, Актүбә эшчеләр бистәсенең балалар сәнгать һәм атлы спорт мәктәпләре белән танышу каралган.
...Ике шәһәр дуслыгы... Ул елларда Тарсусны түгел, урта зурлыктагы мәмләкәт булган Төркиянең кайда икәнлеген дә мәктәп дәреслекләреннән, гамәви мәгълүмат чараларыннан алынган хәбәрләр аша гына белгән азнакайлыларга чит ил шәһәре белән туганлашу фикере кайдан килгән соң? Бу сорауга җавап ике як өчен дә истәлекле булган әлеге килешүнең шаһиты, ул чорда Азнакай районы һәм шәһәре хакимияте башлыгының шәһәр буенча беренче урынбасары булып эшләгән Расих Шәкүров белән әңгәмә барышында табылды.
Ә вакыйга болай була. Һәммәбезгә билгеле булганча, узган гасырның 90 нчы елларында Татарстан Республикасы сәясәттә шактый гына иркенлек чоры кичерде. Чит илләр белән дә элемтәләр урнаштыру мөмкинлеге туды. Танылган сәясәтче, РФ Дәүләт Думасы депутаты Фәндәс Сафиуллин белән академик, ТР Дәүләт Советы депутаты Индус Таһировның Стамбулга эш визиты вакытында Төркия җитәкчелеге тугандаш төрки халыклар яшәгән Татарстан, аерым шәһәрләр белән дуслык күперләре урнаштыру фикерен күтәргән булган. Илгә кайткач, бу кызыклы, бер үк вакытта эшлекле тәкъдимне депутатлар тормышка ашыра башлый. Шулай итеп, республиканың дистәдән артык район-шәһәре Төркия калалары белән элемтә булдыра.
- Бу башлангычны без дә хупладык, - ди Расих Әхәт улы. - Тик кайсы шәһәр белән туганлашырга икәнен генә тәгаенли алмадык. Монда да Индус Таһиров ярдәмгә килде - Тарсус. Булачак төрек дусларыбыз белән элемтәгә кердек һәм танышу-күрешү өчен аларны татар халкының милли бәйрәме - Сабан туена кунакка чакырдык.
Килделәр, күрделәр, соклануларын яшермәделәр һәм шәһәрләрен күрсәтү өчен, көз азагында узасы изге бәйрәмнәренә туры китереп, җавап визиты ясарга тәкъдим иттеләр.
Азнакай районы һәм шәһәре хакимияте башлыгы Әнәс Исхаков җитәкчелегендәге биш кешедән торган делегациябез белән билгеләнгән вакытка Тарсуска килеп төштек. Хуҗалар безне бик җылы кабул иттеләр - шәһәр, андагы сәнәгать предприятиеләре белән таныштырдылар. Театр, музейларда булдык. Визит азагында алга таба ике шәһәр арасында дуслык мөнәсәбәтләре урнаштыру, милли йолалар, мәдәни культуралар алышу, шулай ук алга таба икъдисади-социаль мәсьәләләрне хәл итүне дә күз алдында тоткан килешү - татар һәм төрек телләрендә язылган Кардәшлек билгесе төзелде. Аңа бер яктан Азнакай районы һәм шәһәре башлыгы Әнәс Исхаков, икенчесеннән - Тарсус шәһәре мэры Борһанетдин Коҗамаз кул куйды. Вакыйга 1996 ел азагында булды.
Ныклап торып аралашу 1997 елның язында башланды.
Сүз уңаеннан әйтәсем килә - моннан унбиш ел элек Төркия шәһәрләре белән дуслык күперләре төзегән республика район-шәһәрләре арасында бүгенге көндә бер Азнакай гына Кардәшлек билгесенә тугры калды.
...Ике туганлашкан шәһәр элемтәсе үзенең уңай гамәлләрен озак көттерми. Төркиядән килгән мөгаллим Мәмәт бәй Азнакайның татар гимназиясендә төрек теле укыта башлый.
Апрель аенда уза торган Бәйсезлек һәм яшьләр бәйрәмендә катнашу өчен, Тарсус мэрының махсус чакыруы буенча, Азнакай делегациясе составында гимназиядә белем алучы 10 укучы да бара. Алар бар атна буена төрек гаиләләрендә яши, яшьтәшләре белән аралаша, төрле сәнгать чыгышларында катнаша.
Шул ук 1997 елның май аенда Азнакайның яңа төзелеп килүче Тукай микрорайонындагы 41030 кв. метрлы җир мәйданында "Тарсус" паркына нигез салына. (Җәйләрен шау чәчәккә, яшеллеккә күмелеп утырган әлеге бакча бүген шәһәребезгә аерым бер гүзәллек өсти).
Шул ук язны Азнакайда Төркиянең Казандагы баш консулы Алыпхан Шолен һәм "Татарстан - Төркия дуслыгы" республика җәмгыяте идарәсе рәисе Фирдүс Фәтклисламов та була. Хәкимият башлыгы белән булган сөйләшү вакытында ике як өчен дә кызыклы булган социаль, икътисади, сәяси, тарихи мәсьәләләр карала.
Унбиш ел эчендә ике шәһәр арасындагы дуслык һәм тугандашлык җепләре ныгыганнан-ныгыды, тормыш чынбарлыгы белән сыналды. Бүген инде Азнакайга сәясәтчеләр, сәнгать әһелләре генә түгел, эшлекле проектлар белән Төркия эшмәкәрләренең дә килә башлавы һич көтелмәгән, гаҗәп хәл түгел. Әле соңгы вакытта гына да Тарсус шәһәре эшмәкәрләре Исмәгыйль бәй Актаулык, Нәҗми бәй Күзлекленең шәһәребездә булуы һәм муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин белән икътисади мәсьәләләр буенча эшлекле сөйләшүләр уздыруы шуның ачык дәлиле.
Азнакай -Тарсус дуслыгы дәвам итә.
Наил АБДУЛЛИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кардђшлеккђ чиклђр юк