Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Карамасаң – бакчасыз каласың

Тарих битләренә күз ташласак, егерменче гасыр уртасында СССР хөкүмәтенең халыкка мәнфәгатьләре өчен актив рәвештә җир участоклары бирә башлавы мәгълүм. Бу берьюлы ике мәсьәләне чишкән: беренчедән, бакча совет гаиләсен яшелчә, җиләк-җимеш белән тәэмин иткән, ял итү урыны булган, икенчедән, урманнарны чистартып, сазлыкларны киптереп, тик яткан җирләрне халык үзе эшкәртүгә керешкән. Җитмешенче...

Тарих битләренә күз ташласак, егерменче гасыр уртасында СССР хөкүмәтенең халыкка мәнфәгатьләре өчен актив рәвештә җир участоклары бирә башлавы мәгълүм. Бу берьюлы ике мәсьәләне чишкән: беренчедән, бакча совет гаиләсен яшелчә, җиләк-җимеш белән тәэмин иткән, ял итү урыны булган, икенчедән, урманнарны чистартып, сазлыкларны киптереп, тик яткан җирләрне халык үзе эшкәртүгә керешкән.
Җитмешенче елларда профком нибары 4-5 сутый җир өләшсә, 80-90нчы елларда исә аның күләме стандартка - 6 сутыйга җиткән. Шунсы да бар, кайбер гаиләләр 2-3әр участок алган, кайберәүләрдә аларның саны хәтта 5кә үк тә җиткән. Шәһәр яны бакчаларын бер яшьлек бала исеменә рәсмиләштерү фактлары да булган. Ул чакларда җиргә бәя булмаган, бушка бирелгән. Күп кишәрлек алган гаиләнең нибары 1-2сен эшкәртергә көче җиткән, калганы буш яткан. Бу исә шактый вакытлар берәүне дә кызыксындырмаган да, борчымаган да. Илдә үзгәртеп кору җилләре исә башлагач кына хәл үзгәрә. 90нчы еллар ахырында, 2000нче еллар башында хөкүмәт җирдән файдалану турындагы законга сизелерлек үзгәрешләр кертте. Халыкның бер өлеше үз хокукларыннан файдаланып, дача участокларын шәхси милеккә әверелдерде. Ә инде бу җирләрнең беркадәр өлеше рәсмиләштерелмичә калды.
Җирлегебездә дә бүгенге көндә никадәр бакча ташландык булып ята, аларны чүп үлән басып киткән. Берәүләр тору урынын үзгәрткән, күпләренең элеккеге хуҗалары инде олыгайган, бакыйлыкка күчкән...
Бакчаны ничек үз милкең итеп калдырырга соң? Җавабы гади генә: үләнен чабып, анда җимеш агач-куаклары, җиләк утыртырга, чәчәкләр үстереп, биредә хуҗа барлыгын күрсәтергә кирәк. Шулай булганда, бакчачылык ширкәте рәисендә участокны ташландык дип, инспекция чакырып, беркетмә төзү нияте тумас, ул аның төзеклеген, каралган булуын күрер.
Быелның 8 мартында кабул ителгән 46нчы федераль закон белән административ хокук бозулар турындагы Кодекска үз участокларыннан файдаланмаган милекчеләргә карата җаваплылыкны катгыйландыручы үзгәрешләр кертелде. Шул нигездә ташландык бакчалар хуҗалары җитди штрафларга тартылачак. Әгәр элек штраф күләме 1,5 мең сум булса, хәзер ул 20 меңнән алып, 50 мең сумга кадәр тәшкил итә. Моннан тыш, законда озак вакытлар файдаланылмый яткан участокларны кире алу да каралган. Җирне үз белдеге белән биләп алган, коймасын артык метрга күчергән кешеләрне дә штрафлар көтә (физик затларга - 5 меңнән дә ким булмаган, җаваплы затларга - 20 меңнән дә ким булмаган, юридик затларга - 100 мең сум күләмендә). Җаваплылыкка тартылып та, ул үтәлмәгән очракта, бакча хуҗаларына 30 мең, җаваплы һәм юридик затларга 50меңнән алып 200 мең сумга кадәр штраф салына.
Ел дәвамында кабаттан закончалыкта каралган таләпләрне үтәмәгән, штрафларны билгеләнгән вакытка түләмәгән очракларда гражданин 30 меңнән 50 меңгә кадәр, җаваплы зат 70 меңнән 100 мең сумга кадәр, юридик затлар 200 меңнән 300 мең сумга кадәр штрафка тартыла. Җирдән максатчан файдаланмаучылар да җитди җавап тотачак.
Сүз дә юк, участогына нинди төр культура утыртуны хәл итү, финанс мөмкинлекләрен барлау, керемен билгеләү өчен милекчегә бераз вакыт кирәк. Әмма ул ике, өч елга, аннан да күбрәк вакытка сузылмаска тиеш. Җирдән озак вакытлар файдаланмаганда яки аны билгеләнгән максатта файдаланмаганда, милекчегә яки җирне арендалаучыга 3 мең сум, җаваплы затларга 50 мең сум, юридик затларга 200 мең сум күләмендә штраф каралган.
Быелның ярты елында җәмгыяви судьялар шундый хокук бозулар белән бәйле 110 административ материал карады, аларның 98е Росреестр бүлегеннән, 12се район һәм шәһәрнең җирләрне саклау һәм файдалану буенча инспекциясеннән керде. Каралган материаллар нәтиҗәләре буенча 59 граждан, 2 юридик зат һәм 1 шәхси эшмәкәр җир участогына тиешле документлар булмаган килеш аннан файдаланган өчен административ җаваплылыкка тартылды.
Әлбәттә, җир күзәтчелегенең төп максаты кешеләрне штрафка тарту түгел, ә аларны җир мөнәсәбәтләрен тиешенчә рәсмиләштерүгә чакыру. Җир хуҗалары шуны белеп торырга тиеш: аннан файдалану белән бәйле мәсьәлә иртәме-соңмы, барыбер хәл ителәчәк. Әгәр әлегәчә сезгә җир күзәтчелегеннән килүче булмаган икән, көтегез, контроль һичшиксез булачак!
Маргарита Калиниченко,
суд рәисе ярдәмчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Карамасаң – бакчасыз каласың