Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Карамалы Елга авылында яшәүче Рәкыйга Шәрипованы 80 яшьлек юбилее белән котлыйлар

Карамалы Елга авылында яшәүче әниебез Рәкыйга Мофаздал кызы Шәрипованың 15 декабрь көнне 80 яшьлек юбилее. Кадерле әниебез! Сине юбилеең белән кайнар котлыйбыз. Син безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, җылы кояшыбыз, рух чишмәбез, яшәү өлгебез. Әни! Сиңа язгы кояш нурларыдай аяз көннәр, иртәләр, исәнлек-саулык, җан...

Карамалы Елга авылында яшәүче әниебез Рәкыйга Мофаздал кызы Шәрипованың 15 декабрь көнне 80 яшьлек юбилее.

Кадерле әниебез! Сине юбилеең белән кайнар котлыйбыз. Син безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, җылы кояшыбыз, рух чишмәбез, яшәү өлгебез.
Әни! Сиңа язгы кояш нурларыдай аяз көннәр, иртәләр, исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, озын гомер, ак бәхетләр телибез. Картлык көннәрең бары тик шатлыкта гына үтсен. Гел шулай көләч, ягымлы бул. Безне сөендереп озын-озак яшә!
Котлы булсын юбилеең,
Бәхетләрең килсен күренеп.
Куанычлар гына юлдаш булсын,
Яшә шатлыкларга төренеп.
Иң изге теләкләр белән: улың, кызларың, килен-кияүләрең, оныкларың һәм оныкчыкларың

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Карамалы Елга авылында яшәүче Рәкыйга Шәрипованы 80 яшьлек юбилее белән котлыйлар