Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Карамалы авыл җирлегендә сугыш каһарманнарын онытмыйлар

Тарихта ил һәм халык хәтереннән мәңге җуелмаслык вакыйгалар була. Бөек ватан сугышы беткәнгә 74 ел үтсә дә, ул китергән кайгы-хәсрәт, ул ясаган яра һәм җәрәхәт күпләрнең йөрәгендә әле һаман төзәлми, әле дә әрни.

Районда илебезгә җиңү яулап кайткан кадерле ветераннарыбыз, язмышын иңнәрендә күтәргән, авырлык һәм мохтаҗлык белән сыналган тыл фидакарьләре, сугыш чоры балалары һәрчак ихтирам түрендә. Бу көннәрдә районыбыз авылларында аларның һәрберсенә кадер-хөрмәт күрсәтелә.

Карамалы авыл җирлегенә караган Октябрь Бүләк, Таллы Бүләк авылларында Бөек Җиңүнең 74 еллыгы уңаеннан тантаналы чаралар үткәрелде. Анда килгән авыл халкы фидакарьләребезгә дан җырлады, яу кырларында ятып калган яугирләрне бер минутлык тынлык белән искә алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев