Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кар бураны аларны куркытмый

Узган ял көннәрендә Азнакай ипподромында кышкы треклы автоузышлар буенча "Милли" төркемендә Россия Кубогының III, ТР Чемпионатының икенче этабында ("Милли" һәм "А-1600" төркемнәрендә) тәҗрибәле пилотлар да, төрле спорт клубларыннан дебютантлар да катнашты. Таңсылу САНИЕВА Автоузышларның җитәкчесе, ТР ФАМС кросс һәм треклы автоузышлар комитеты рәисе, ТР Автомотоспорт федерациясе судьяларының республика коллегиясе рәисе,...

Узган ял көннәрендә Азнакай ипподромында кышкы треклы автоузышлар буенча "Милли" төркемендә Россия Кубогының III, ТР Чемпионатының икенче этабында ("Милли" һәм "А-1600" төркемнәрендә) тәҗрибәле пилотлар да, төрле спорт клубларыннан дебютантлар да катнашты.
Таңсылу САНИЕВА
Автоузышларның җитәкчесе, ТР ФАМС кросс һәм треклы автоузышлар комитеты рәисе, ТР Автомотоспорт федерациясе судьяларының республика коллегиясе рәисе, Бөтенсоюз категорияле судья, РСФСРның атказанган тренеры Аркадий Дадаев беренче көнне үк трассаның бик яхшы әзерләнгәнен билгеләп үтте. "Ул дөнья трекларыннан бер дә калышмый. Мондый зур дәрәҗәле ярышлар уздыру Азнакайны тагын да танытырга мөмкинлек бирә. Район хакимиятенә, җитәкчеләргә, шушы спорт ярышларын уздыруга гаять зур өлеш кертүче Миргазиян Динмөхәммәтовка аеруча рәхмәтлебез", - дип ассызыклады Рязань кунагы.
Автоузышлар директоры, "Лидер-Авто" ҖЧҖ җитәкчесе Миргазиян Габдулла улы, үз чиратында: "Кышкы треклы автоузышлар буенча Россия Кубогын, ТР чемпионатын уздыруны ышанып тапшыру - районыбыз эшчәнлегенә югары бәя бирү. Үз җирлегеңдә ярышлар оештыруга лаек булу бик җиңелдән бирелми. Бу, беренче чиратта, район башлыгы Марсель Шәйдуллинның да зур хезмәт нәтиҗәсе. Киләчәктә дә бездә автомобиль спорты үсеш алып, даныбыз еракларга танылсын иде", - дип билгеләп үтте.
Шимбә көнне кышкы спорт төрләрен сөючеләр "Милли" төркемендә көч сынашучыларны хозур кылды. Тольятти, Мәскәү, Самара, Казан, Түбән Кама, Лениногорск, Яр Чаллы һәм, әлбәттә, Азнакай спортчылары кар бураны астында көч сынашты. 24 пилот арасында бердән-бер гүзәл зат - инде дистәгә якын ел элек спорт машинасы руле артына утырган спорт мастеры Татьяна Елисеева да бар иде.
Көн салкынча булуга карамастан, спорт комплексында тамашачыларга кытлык булмады. Трассада очрашкан иң көчле спортчылар Дмитрий Брагин, Тимур Тимерҗанов, Айгиз Динмөхәммәтов, Олег Жаворонков, Рәсүл Миңнеханов аларны бик күп тапкырлар дулкынланырга мәҗбүр итте. Кар көртләренә килеп бәрелүләрдән оста пилотлар да, яшьләре дә котылып кала алмады. Автоспорт сөючеләргә нәкъ менә кискен мизгелләр адреналин өстәде дә инде!
Россия Кубогының өченче этабы кысаларында оештырылган узыш­та Россиянең танылган узышчысы, Тольятти егете Дмитрий Брагин (Лада МСП-Моторспорт) - беренче, Түбән Кама егете, халыкара класслы спорт мастеры Олег Жаворонков (КАМА-EURO) - икенче, ә Тольятти данын яклаучы Михаил Митяев (Лада МСП-Моторспорт) өченче булды. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Дмитрий Брагин Россия Кубогының Усады, Самарада уздырылган беренче һәм икенче этапларында да җиңү яулаган иде.
Ә менә Татарстан Чемпионатының икенче этабының "Милли" зачетында җиңүче булып Олег Жаворонков танылды. Икенче урында - Тимур Тимерҗанов. Рәсүл Миңнеханов барлык нәтиҗәләр буенча өченче булды.
- Автоспортка барысы да диярлек, картингтан килә. Мин дә шундыйлардан. Кышкы треклы ярышларда инде 11 ел катнашам, шуның өчен үземне тәҗрибәлеләр рәтендә дип саныйм. Монда ярышларга югары дәрәҗәдә хәзерләнгәннәр. Оештыру да, туклану да бик әйбәт, - дип фикерләре белән уртаклашты спорт мастеры Рәсүл Миңнеханов.
Якшәмбе көнне "А-1600" төркемендә Республика Чемпионатының икенче этабында җиңү өчен Татарстаннан 15 узышчы көч сынашты. Шулай да монда килгән һәркем якташларыбыз Айгиз һәм Илшат Динмөхәммәтовлар өчен җан атып торды. Кискен борылышларда алар өчен борчылган булса, алга чыккан очракта, халык дәррәү торып, азнакайлыларны алкышлады. Айгиз Динмөхәммәтов, Азнакай данын яклап, аеруча лаеклы чыгыш ясады.
Олег Жаворонков, Айгиз Динмөхәммәтов, Айдар Нуриев, Тимур Тимерҗанов, Рәсүл Миңнеханов арасында һәрвакыт киеренке көрәш барды.
Азнакай муниципаль районы башлыгы призына кышкы треклы автоузышлар буенча Татарстан Республикасы Чемпионатының икенче этабының "А-1600" төркемендә беренче урынны Рәсүл Миңнеханов яулады. Икенчедә - Тимур Тимерҗанов. Алар икеседә "Намус" спорт-техник клубы спортчылары. Олег Жаворонков пьедесталның өченче баскычына күтәрелде.
- Бу спорт төрен күптәннән үз иттем, - ди ралли-кросс буенча Европа чемпионы, Казан спортчысы Тимур Тимерҗанов. - Гомумән алганда, инде 13 ел техник спорт белән шөгыльләнәм. Автоузышчы буларак, үз машинамның төзелешен камил беләм, хәтта тавышына карап та, аның ни дәрәҗәдә яхшы эшләгәнен билгели алам.
Ике көнгә барган спорт бәйрәме шундый нәтиҗәләр белән тәмамланды. Киләчәктә дә районыбызда мондый ярышлар уздырырга җирлек бар. Шуның өчен, Айгиз Динмөхәммәтов әйткәнчә, яшьләр спортка тартылып, районыбыз егетләре дә оста узышчылар сафын тулыландырсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кар бураны аларны куркытмый